tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәнияте көне
Татар мәдәнияте көне

Татар мәдәнияте көне

2015 елныӊ 12 декабрь көнне Киров шәһәренеӊ Өлкә сәнгать йортында Киров өлкәсе татарларыныӊ милли мәдәниятенә багышланган зур чара узды. Чарада Киров өлкә хөкүмәте хезмәткәрләре, Киров шәһәре яшьләр оешмасы, Кирово-Чепецк районы җирле татар автономиясе, Киров татарларыныӊ милли-мәдәни автономиясе, Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни мәгьрифәт иҗтимагый оешмасы, чакырылган кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле һәм Казан филармониясе артистлары катнашты.

Төбәк татарлары үзләренеӊ кул эшләре күргәзмәсен, Казан филармониясе артистлары белән берлектә, җирле үзешчән коллективлар мастер-класс күрсәтеп, Киров татар халкына зур концерт бүләк иттеләр.

Рәүф Фәсхетдинов, Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*