tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәгарифе көннәре Тубылда
Татар мәгарифе көннәре Тубылда

Татар мәгарифе көннәре Тубылда

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә  “Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар һәм перспективалар ”дигән темага фәнни –гамәли конференция үтте.

Конференциядә Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре, өлкәбезнең Төмән, Тубыл, Аромаш, Вагай, Исәт, Түбәнтәүде, Яркәү, Ялутор районнарыннан һәм Тубыл, Төмән шәһәрләреннән татар теле  әдәбияты укытучылар катнаштылар.

Президиумга хөрмәтле кунакларны чакырганнан соң, пленар утырыш “Туган тел” җыры белән башланды. Конференциядә катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, өлкә милли мәдәни автономия рәисе  Ришад Зиганшин котладылар, уңышлар теләделәр. Алып баручылар: “Төмән өлкәсендә 140 милләт вәкилләре яши. Безнең мәктәптә рус, татар, украин һәм башка милләт балалары укыйлар. Без аларны төрле милләт халкының мәдәниятен, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә  өйрәтәбез, тәрбия һәм белем бирәбез,” – диделәр. Аннары укучылар татар телендә туган тел, туган як темаларга  шигырьләр сөйләделәр.

Пленар утырышта өлкә мәгариф департаментының баш белгече Ольга Гроо, ТР фән һәм мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Алсу Шәрипова эчтәлекле чыгыш ясадылар. Бирелгән мәгълүмат экраннан  күрсәтелеп барды. “Илебезнең киләчәге   укытучылар кулында. Укучылар класс җитәкчеләреннән, мөгаллимнәрдән үрнәк алып үсәләр, аларга ошарга тырышалар”. Ике телдә дә яңгыраган чыгышларда актуаль фикерләр, тәҗрибә уртаклашу, анализ ясау тыңлаучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.

Аннары сәхнәдән ТР фән һәм мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Алсу Шәрипова һәм ТР фән һәм мәгариф  министрлыгы вәкиле Гөлия Мусина  татар мәгарифе юнәлешендә күп еллар хезмәт иткән, уңышларга ирешкән якташларыбызга бүләкләр тапшырдылар.

“Мәгърифәттәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән  Х.Яхин исемендәге Шыкча мәктәбе укытучысы  Әнисә Идрис кызы Алеева, Вагай районы Тукыз мәктәбе  татар теле әдәбияты укытучысы Венера Наил кызы Ибукова,

ТОГИРРО доценты Рафаэль Галимҗан улы Гадиев,  Ялутор районы Новоатьялово мәктәбеннән Фаридә Фәхретдин кызы Исхакова бүләкләнделәр.

ТР мәгариф һәм фән министлыгының Мактау грамотасын  Төбәк мәгарифен үстерү институты проректоры Наталья Миловановага, Киндер мәктәбе укытучысы Фания Габидулла кызы Төхватуллинага, Тубыл шәһәре 15нче мәктәп укытучысы Гүзәл Мөҗип кызы Сәфармәтовага,  Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең татар теле әдәбияты укытучысы  Хәлидә Хәлидулла кызы Кирамовага, Индрәй мәктәбе директоры, татар теле әдәбияты укытучысы Рәүфа Хәбият кызы Алеевага  тапшырдылар.

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән өлкә мәгариф департаменты белгече Ольга Федоровна Грооны, унбишенче мәктәп директоры урынбасары Әлфия Әхтәм кызы Петухованы, Тубыл районы Лайтамак мәктәбенең татар теле әдәбияты  укытучысы Роза Әмир кызы Ишкулованы, Яркәү районы Яңа Кәешкүл  мәктәбенең татар теле әдәбияты укытучысы Рәшидә Хәлит кызы Баһаветдинованы, Исәт районы  Югары Ингал  мәктәбенең  укытучысы  Тәслимә Нурулла кызы Мөхәммәтҗанованы, Гөлнур Сәлахетдин кызы Султанованы,  Вәчир урта мәктәбенең   татар теле әдәбияты укытучысы Гөлшат Тимерхан кызы Турышеваны дәрәҗәле бүләкләр белән котлыйбыз.ТР мәгариф министрының махсус бүләгенә унбишенче мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтулин лаек булды.

Ул: “Безнең мәктәптә – бу зур вакыйга  өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән мәгарифне үстерү институты, өлкә милли мәдәни автономия күрсәткән матди ярдәм белән оештырылды. Безнең хезмәтебез белән кызыксынган, семинарларга, курсларга чакырып торган, уку әсбаплары, китаплар белән  ярдәм иткән Татарстаннан килгән кунакларга, коллегаларыбызга  рәхмәтләребезне юллыйбыз. Алга таба үсеш өчен тәҗрибә уртаклашу  кирәк. Безнең өлкә татар теле укытучылары да уңышлы чыгышлар ясадылар. Унбишенче мәктәптә төрле милләт балалары укый. Толерантлык хисләрен тәрбияләүче укытучылар, укыту ысуллары белән таныштыручылар сынатмадылар. Балаларның чыгышлары да сокланырлык булды. Галимәләребезнең, укытучыларның хезмәте  данлап сөйләрлек һәм күрсәтерлек”, – дип фикерләре белән уртаклашты.  Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәт йолаларыбызны, милли рухыбызны саклаучы мәктәп җитәкчесенә, укытучыларга яңадан –яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

Программаның икенче өлешендә өлкә фестиваль «Этномәдәни компонентлы  иң яхшы мәктәп», өлкә күләмендә “Иң яхшы татар теле әдәбияты укытучысы” конкурс, этно-экология проект “Иртыш-нигездә һәм тарихыбызда” презентация, өлкә мәгариф музеенда, Иртыш музеенда, гореф-гадәт йолалар, милли бәйрәмнәр кабинетында экскурсияләр, “Каз өмәсе”фильм кунаклар әһәмиятенә тәкъдим ителде.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*