tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәктәпләренә татар шәхесләренең портретлары таратылачак
Татар мәктәпләренә татар шәхесләренең портретлары таратылачак

Татар мәктәпләренә татар шәхесләренең портретлары таратылачак

Гыйнвар аеннан мәктәпләр татар шәхесләренең портретлары белән тулыначак. Алар арасында танылган табиб, химик, язучы, тарихчылар да бар. Ун шәхестән торган комплект 800 мәктәптә урын алачак.

– Укучыларны күренекле татар шәхесләре белән таныштыру, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт уяту максатыннан Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тәкъдиме белән мәктәпләрдә урнаштыру өчен күренекле татар әдипләре, галимнәре, фән белгечләренең портретлары, туган телебезгә кагылышлы цитаталары урнаштырылган берничә дизайн-проект әзерләдек. Мәктәпләргә кагылышлысын бүген типографиягә бастырырга бирдек, – диде Комиссия әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. – Мәктәпләрдә химия кабинетларында Менделеев яки башка фән белгечләренең портретлары эленеп тора. Татар шәхесләре турындагысы бар мәктәптә дә яки үзләре теләгәнчә булмаска мөмкин. Шәхесләр иң еш тәкъдимнәр арасыннан сайлап алынды. Мәктәп диварларында Нәкый Исәнбәт, Каюм Насыйри, Миркасыйм Госманов, табиб Әбүбәкер Терегулов һәм башкаларның сурәтләрен һәм канатлы сүзләрен күреп булачак. Балалар бакчаларына кагылышлы проект та бар. Шулай ук реклама такталарына татар шәхесләренең туган телгә бәйле канатлы сүзләрен, шигъри юлларын урнаштыру эшен башладык.

Сәрия Мифтахова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*