enrutat
Баш бит / Татар милләтенең Сухомлинские бит ул!
Татар милләтенең Сухомлинские бит ул!

Татар милләтенең Сухомлинские бит ул!

Мөхтәрәм язучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиев романнанарының берсен юкка гына «Кеше китә – җыры кала» дип атамаган икән шул! Бу гыйбарә тулысы белән академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовка да тулысы белән рас килә. Аның арабыздан киткәненә дә инде ун ел. Әмма исеме халкыбыз хәтерендә, педагогик идеяләре бүгенге көн сулышы белән аваздаш. Шуңа да күренекле галим һәм педагогыбызның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә изге гамәлләр кылынуын ничек хупламыйсың, ди инде! Әйтик, бу уку елында Казанда яңа ачылган заманча 184 нче урта мәктәпкә Мирза Мәхмүтов исеме бирелде. Узган ел ахырында республикабызда Татарстан Президенты Указы нигезендә Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе булдырылды, һәм бу иртәгә, 6 октябрьдә, әлеге премиянең беренче лауреатлары мәгълүм булачак. Халкыбызның Сухомлинские саналырдай Мирза ага Мәхмүтовның педагогик мирасын бәяли һәм кадерли белгәннәр лаеклы булсыннар иде инде. Бу нисбәттән, Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, проблемалы укыту юнәлешенә нигез салган академигыбызның мирасы гаять бай һәм киңкырлы.

Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән олпат зат бит ул. Тормыш юлын туган ягы – Мордовиядәге Ләмберәдә тракторчылар курсында белем алудан башлый. Үзбәкстандагы МТСта эшли, район мәдәният йорты мөдире була. Аннары хәрби авиатехника училищеларында, кичке мәктәптә гыйлем эсти. Ә инде Мәскәүдәге чит телләр хәрби институтын тәмамлаганнан соң, Мирза Исмәгыйль улының бар гомере Татарстаннан аерылгысыз. Башта ул – КДУның татар теле кафедрасы аспиранты, гарәп теле укытучысы. Ә инде 32 яшендә Татарстан мәгариф министры итеп билгеләнә һәм бу үтә җаваплы постта 18 ел дәвамында республикабыз мәгарифенең алыштыргысыз рулевое! Әле министр вазифасыннан киткәч тә, мәгариф казанында кайный: Казанда СССР Педагогия фәннәре академиясенең махсус профпедагогика фәнни-тикшеренү институтын һәм Татар-Америка көллиятен (ТАРИ) оештыра, егерме елга якын аларга җитәкчелек итә. Аннан соң әле Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисади һәм хокукый фәннәр институтының баш гыйльми хезмәткәре, Россия ислам университетының филология һәм илләрне өйрәнү кафедрасы мөдире, ЮНЕСКО эксперты буларак башкарган игелекле гамәлләренең дә татар фәне, ислам тәгълиматы үсешендә әһәмияте зур.

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов безнең «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының да иң якын дусты, фикердәше, актив авторы була. Кайда гына эшләп, нинди генә вазифа биләмәсен, журналыбыз ул һәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә яшәгән. Министр булган чагында да, вазифасы ничек җаваплы, вакыты никадәр тыгыз булуга да карамастан, «Совет мәктәбе» журналында ел да кимендә 3 – 4 мәкалә белән катнашып килгән. Әле язмалары нинди диген! Кырык-илле ел узуга карамастан, мәгарифебез өчен бүген дә актуальлекләрен югалтмаган алар. Әллә кайларга барып, сингапурча, финляндиячә укытырга өйрәнеп йөргәнче, иренмичә Мирза ага Мәхмүтовның проблемалы укытуга багышланган уникаль хезмәтләренә, «Совет мәктәбе»ндәге мәкаләренә генә мөрәҗәгать итәсе, аларны кабаттан ныклап өйрәнәсе иде лә.

Менә аларның кайберләре генә: «Республика мәктәпләренең хәзерге чорга кайбер үсеш проблемалары» (№6, 1968), «Укытуның дәрәҗәсен күтәрү – укытучының намус эше» (№9. 1968), «Ликбездан – гомуми урта белемгә» (№6, 1970), «Проблемалы уку-укыту ничек оештырыла?» (№12, 1971; №1, 1972), «Китап һәм мәгърифәт» (№9, 1972), «Укыту-тәрбия процессын яхшырту юлында» (№2. 1973), «Законнар нигезләре һәм практика» (№9, 1973), «Гомуми урта белемгә күчү юлында» (№7, 1974), «Укучыларның класстан тыш китап укулары һәм мәктәп китапханәләре» (№10, 1974), «Балаларга коммунистик тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек» (№7, 1975), «Уку-укыту процессын фәнни-оештыру мәсьәләләре» (№9, 1975), «Уку-уыту теориясе бармы?» (№7, 1988), «Мәктәпләребезнең үсеш үзенчәлекләре» (№2, 1996), «Әхлакый аң тәрбияләү» (№2, 4, 1999) һ.б. Эчтәлекләренә тукталып тормыйм, кызыксынсагыз – таныша аласыз. Тик шунысына гына игътибар итегез: Мирза аганың журналыбызда дөнья күргән бар мәкаләсе дә үзебезнең татар телендә! Рус телен генә түгел, гарәп, фарсы телләрен дә гаять камил белүенә дә карамастан, газиз туган телен барысыннан да өстен күргән, мәкаләләрен дә татар телендә бастыруны хуп күргән. Хәзер генә ул бөтен әтрәк-әләме «Мәгариф»тә мәкаләсен русча язып бастырта. Рус телен белә, янәсе. Тагын бер фикер. Хәзерге вакытта мәгариф министрлыгыбыз технарьлар кулында булмыйча, аны Мирза ага Мәхмүтовтай чын җитәкче-педагог җитәкләгән булса, телебез дә мондый упкын-чоңгыллар кочагына ташланылмаган, ата-аналар иркенә калдырылмаган булыр иде.

Таһир Сабирҗанов

magarif-uku.ru

Фото: kpfu.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*