tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу туры
«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу туры

«Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының сайлап алу туры

23, 24, 25 ноябрьдә 22.00дә ТНВ телеканалында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының  II сайлап алу туры үтте.  Быелгы конкурска 302 гариза керде. Шуларның   156сы – Россиянең төрле төбәкләреннән, 146сы – Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан.  II турга 74 конкурсант узды.  Шуларның 30ы –  Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән.

2015 елда I тур 8 шәһәрдә –Ташкент, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Дүртөйле (Башкортостан), Казан, Алабуга, Зәйдә узды.

«Татар моңы»ның йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 18.00дә  «Пирамида» да була.

 Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгының
Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*