tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар моңы”- Яңа Чишмә районында
“Татар моңы”- Яңа Чишмә районында

“Татар моңы”- Яңа Чишмә районында

Яңа Чишмә районының Чаллы башы мәдәният йортында  “Татар моңы – 2015” конкурсы үткәрелде. Бу конурс Яңа Чишмә муниципаль районында эшләп килүче    “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы  тарафыннан оештырылды.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын пропагандалау, яшьләрне милли мәдәни байлыклар белән таныштыру, сәләтле яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурста катнашуга татар җырларын башкаручы 16 яшьтән – 30 яшькә; 30 һәм өлкәнрәк җырчылар  чакырылды. Җиңүчеләр I, II, III дәрәҗә махсус  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә ахырында конкурста катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп  “Туган тел” җырын башкардылар.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*