tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рухы һәм каләм
Татар рухы һәм каләм

Татар рухы һәм каләм

Инде бишенче тапкыр уздырылучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең Оештыру комитеты беренче нәтиҗәләрен ясады.

Бүгенге көндә Оештыру комитетына 69 гариза тапшырылган. БДБ илләреннән, төгәллрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 5 төбәгеннән – 12; Татарстанның 9 районыннан – 26 һәм Казан шәһәреннән  – 29.

Журналистларның иҗади җимешләренә түбәндәге номинацияләр буенча бәя биреләчәк:

  • Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту;
  • Милли тарихи ядкарьләр;
  • Үрнәк татар гаиләләре;
  • Балалар өчен иң яхшы журналистик материал;
  • “Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында исә – “Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген  яктырту” буенча.

Барлык эшләр нәтиҗә ясар өчен жюри әгъзаларына тапшырылды.

Әйтергә кирәк, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган  мәсьәләләре ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

Бәйгенең оештыручылары: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*