tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте

28 октябрьдә «Дворяннар оясы» ресторанында VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантаналы чарасы үтте.

Җыелган кунакларны иң башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан республикасының “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Флүс улы Миргалимов сәламләделәр. Милли темаларны укучыга, тамашачыга аңлаешлы һәм бер якка да авышмыйча җиткерә белү бүгенге заманда шактый четерекле эш булуы ассызыкланды.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров, Казан шәһәре “Старый город” префектының беренче урынбасары Алмаз Кәлимуллин, татар хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак» җитәкчесе Кадрия Идрисова, «Татар авыллары» бөтенроссия оешмасы рәисе Фәнир Галимов тәбрикләделәр.

Бәйгедә актив катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары белән БТК башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров бүләкләде.

Бәйрәмне җырчылар Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Фердинанд Сәлахов, шагыйрь Булат Ибраһим чыгышлары бизәп барды. Кичәне Фердинанд Сәлахов һәм Зөлфия Шәмсуарова алып бардылар.

“Милли яшәеш” номинациясе

Линар Закиров, “Татарстан” журналы, Казан шәһәре;

Рүзәл Мөхәммәтшин, «Безнең мирас” журналы, Казан шәһәре;

Алисә Сабирова, “Шәһри Казан” газетасы, Казан шәһәре;

Римма Умитбаева, “Тобольское время” телерадиокомпаниясе, Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре.

“Туган як ядкарләре” номинациясе

Рәүф Ваһапов, “Нижгар татарлары” журналы, Түбән Новгород шәһәре;

Рамис Сафин, Ульяновск шәһәре.

“Балачак мизгелләре” номинациясе

“Салават күпере” журналы, Казан шәһәре;

Ләйсән Газизова, “Актаныш авазы” телевидениесе, Актаныш районы.

“Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту” номинациясе

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, Казан шәһәре;

«Ватаным Татарстан» газетасы, Казан шәһәре.

 Махсус бүләкләр

“Нурлы Казан” номинациясендә — Искәндәр Садретдинов, “ТНВ” телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре;

 “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы — Шәмсия Хәлимова, “Дуслык” газетасы, Киров өлкәсе;

 Татар авыллары тормышын, көнкүрешен, яшәешен иң яхшы яктыртучы — Фәридә Филатова, “Әтнә таңы” газетасы, Әтнә районы;

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре

Айдар Гыймадиев, «Сабантуй» журналы, Казан шәһәре;

Фәнзилә Салихова, “Моя Удмуртия” телеканалы, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре;

Наил Таһиров, Казан шәһәре;

Мөслимә Шәфыйк, Казан шәһәре;

«Гаилә һәм мәктәп» журналы, Казан шәһәре;

«Татарстан» радиосы, Казан шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*