tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар рухы һәм каләм” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте

“Татар рухы һәм каләм” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте

28 октябрьдә “Дворяннар оясы” ресторанында VI «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантаналы чарасы үтте.

Җыелган кунакларны иң башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан республикасының “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Флүс улы Миргалимов сәламләделәр. Милли темаларны укучыга, тамашачыга аңлаешлы һәм бер якка да авышмыйча җиткерә белү бүгенге заманда шактый четерекле эш булуы ассызыкланды.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров, Казан шәһәре “Старый город” префектының беренче урынбасары Алмаз Кәлимуллин, татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Татар авыллары” бөтенроссия оешмасы рәисе Фәнир Галимов тәбрикләделәр.

Бәйгедә актив катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары белән БТК башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров бүләкләде.

Бәйрәмне җырчылар Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Фердинанд Сәлахов, шагыйрь Булат Ибраһим чыгышлары бизәп барды. Кичәне Фердинанд Сәлахов һәм Зөлфия Шәмсуарова алып бардылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*