tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» («Татарский дух и перо») НИГЕЗЛӘМӘСЕ
«Татар рухы һәм каләм» («Татарский дух и перо») НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«Татар рухы һәм каләм» («Татарский дух и перо») НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесен уздыра.

Әлеге бәйгедә катнашырга теләге булган һәркем 2014 елның 1 январеннан  2015 елның 1 октябренә кадәр  массакүләм мәгълүмат чараларында басылган, эфирга чыккан материалларын агымдагы елның  1 октябренә  кадәр оештыру комитетына тапшыра ала.

«Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Гомуми белешмә

Татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган  мәсьәләләрне ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

Оештурычылар:

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Оештыру структурасы

Бәйгене оештыру, әзерләү һәм уздыру өчен Оештыру комитеты төзелә. Аның исемлеге оештыручы оешма җитәкчеләре тарафыннан раслана. Оештыру комитеты гаризалар кабул итә, конкурсантлар белән әзерлек эшләре алып бара, жюри исемлеген төзи һәм рәисен раслый. Шулай ук бәйгене финанслау максатыннан матди һәм мәгълүмати спонсорлар эзли, алар белән эш алып бара (бүләкләр, реклама, мәгълүмати ярдәм, басма продукция, оештыру эшләре, канцелярия, почта-телеграф чыгымнары, зал алу, сәхнә бизәлеше, җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сувенирлар, истәлекле бүләкләр).

Конкурсның жюри әгъзалары журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан тәкъдим ителгән эшләрне (0-10 бал аралыгында )бәялиләр һәм конкурсның нәтиҗәләре Протоколын төзиләр.

Жюри рәисе булмау очрагында, әлеге вазыйфалар жюри рәисенең урынбасарына йөкләнә.

Килгән эшләр, 0-10 бал югарылыгында түбәндәге критерияләр буенча бәяләнә:

  • тәкъдим ителгән материалның эчтәлеге сайланылган номинациягә туры килүе;
  • материалның мәгълүмати яктан эчтәлекле булуы;
  • иҗади эшләрнең оригиналь булуы;
  • тема һәм идеянең ачылган булуы;
  • кызыклы фактлар, табышлар булу;
  • укучы, тыңлаучы һәм тамаша кылучыларга мәгълүматны җиткерүнең яңа, кызыклы ысулларын куллану.

Катнашучылар һәм бәйгене уздыру шартлары

Конкурс tatar-congress.org һәм tatmedia.tatarstan.ru рәсми сайтларында  Конкурс нигезләмәсе урнаштырылудан башлап 2015 елның 31 октябренә кадәр дәвам итә.

Бәйге ел дәвамында, 2014 елның 1 гыйнвареннән 2015 елның 31 октябренә кадәр уздырыла. 2015 елның 1 октябренә кадәр теләге булган һәркем гаризасын һәм басылган материалларын Оештыру комитетына тапшыра ала. Жюри әгъзалары конкурс эшләрен 2015 елның 3-20 октябрь көннәре аралыгында тикшерә. Конкурсның нәтиҗәләре 2015 елның 30 октябрендә игълан ителәчәк.

Бәйгедә басма, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение журналистлары, шулай ук башка  төрле милек формаларының профессиональ массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә басылган материал авторлары да (2014 елның 1 январеннән 2015 елның 1 октябренә кадәр материаллары басылган, яки эфирга чыккан булса) катнаша ала. Авторлык эшләре, программалары да кабул ителә (шәхси яки коллектив).

Эшләрне тапшыру тәртибе

Бәйгегә төрле жанрдагы материаллар кабул ителә: әңгәмә, репортаж, очерк, аналитик материаллар, проблемалы мәкаләләр, теле–радио язмалар,  Web-сайт адреслары һ.б.

  1. Бәйгегә тапшырылган эшләргә өстәлә:
  • бәйгедә катнашу өчен гариза;
  • басма һәм материал авторы турында кыскача мәгълүмат;
  • басылган материаллар, теле-радио тапшырулар турында аңлатма.
  1. Телевидение: темасы, авторы, датасы һәм кайчан эфирга чыккан вакыты күрсәтелгән CD һәм кыскача аңлатма.
  2. Радио: эфирның база адресы күрсәтелгән һәм меткалары билгеләнгән CD.
  3. Бәйгегә басма массакүләм мәгълүмат чараларында (гәзитләр, журналлар) чыккан материаллар саны 5дән дә ким булмаска тиеш; басылып чыккан вакыты күрсәтелгән гәзит– журналларның нөсхәләре яки редакция тарафыннан печать белән расланган күчермәсе тапшырыла.

Гариза һәм материаллар файл папкаларында тапшырыла.

Нәтиҗә ясау һәм бүләкләү

Журналистлар арасында бүләкләү түбәндәге номинацияләрдә булачак:

– Татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту;

  • Үрнәк татар гаиләләре;
  • “Көрәш” татар милли спорт төрен популярлаштыру;
  • Балалар өчен иң яхшы журналистик материал;
  • Милли тарихи ядкарьләр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында нәтиҗә ясау:

  • Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту.

Бәйге нәтиҗәләре буенча журналистлар арасында һәр номинациядә 2 җиңүче, ә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 1 җиңүче билгеләнә.  Химаячылар тарафыннан өстәмә бүләкләр тапшырылуы ихтимал. Бәйгенең җиңүчеләренә тантаналы рәвештә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.  Бүләкләү вакыйгасы тантаналы рәвештә Казанда уздырыла.

Конкурсның финанслануы:

Конкурста җиңүчеләр өчен түбәндәге бүләкләр каралган:

  • Татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;
  • Үрнәк татар гаиләләре номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;
  • “Көрәш” татар милли  спорт төрен популярлаштыру номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;
  • Балалар өчен иң яхшы журналистик материал номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк;
  • Милли тарихи ядкарьләр номинациясендә 15әр мең сум күләмендә ике акчалата бүләк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында нәтиҗә ясау:

  • Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту номинациясендә 20 мең сум күләмендә бер акчалата бүләк.

Оештыру комитеты адресы:

420066, Казан, К.Маркс урамы, 38/5, 312,313 кабинетлар.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе.
Телефоннар: + 7(843) 299-77-17, 236-49-66.
Факс: +7(843) 264-63-37.
e-mail: [email protected]

Нигезләмәгә 1нче номерлы  кушымта

«Татар рухы һәм каләм» V Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә катнашу өчен гариза

 

  1. ФИО___________________________________________________________
  2. Туган елыгыз ____________________________________________________
  3.  Белемегез _______________________________________________________
  4. Эш (уку) урыны __________________________________________________
  5. Вазыйфа ________________________________________________________
  6.  Тору урыны_____________________________________________________
  7. Телефон ________________________________________________________
  8. e-mail _____________
  9. ИНН ___________________________________________________________
  10. Страховое свидетельство_________________________________________
  11.  Паспорт мәгълүматлары__________________________________________
  12. Номинация ____________________________________________________
  13. Мәкаләләр, материаллар исемлеге:

1._________________________________________________________________

2. ________________________________________________________________

  1. ________________________________________________________________
  2. ________________________________________________________________

5._________________________________________________________________

6._________________________________________________________________

7._________________________________________________________________

“____” ____________ 2015                                               Имза _______________

Нигезләмәгә 2нче номерлы  кушымта

Согласие на обработку персональных данных участника V Всероссийского конкурса журналистов и СМИ «Татар рухы һәм каләм» («Татарский дух и перо») (далее – Участник):

Фамилия, имя, отчество полностью _______________________________________________

Серия и номер паспорта ________________________________________________________

Когда и кем выдан «___» _________ ______г.  _____________________________________________________________________________

Адрес регистрации (по паспорту)_________________________________________________

Субъектом персональных данных (далее – Субъект) является Участник

Оператором персональных данных (далее – Оператор) является оргкомитет конкурса

«Татар рухы һәм каләм» («Татарский дух и перо»)  (далее – Конкурс)

Субъект даёт согласие Оператору на обработку своих персональных данных в соответствии с Федеральным законом от 27.07.2006 № 152-ФЗ «О персональных данных», включая сбор, запись, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), извлечение, использование, передачу (распространение, предоставление, доступ), в том числе трансграничную, обезличивание, блокирование, удаление, уничтожение. Согласие даётся Оператору в целях организации, проведения и подведения итогов конкурса. Субъект даёт согласие Оператору на публикацию собственных персональных данных, а также его работы, в том числе в сети «Интернет». Согласие распространяется на следующие персональные данные Субъекта: фамилия, имя и отчество, данные удостоверяющего личность документа, адрес регистрации, дата рождения, пол, контактная информация, результат участия (в том числе конкурсная работа) Участника, а также любая иная информация, относящаяся к личности Субъекта, доступная либо известная в любой конкретный момент времени Оператору, необходимая для достижения вышеуказанных целей. Настоящее согласие действует в течение 3-х лет со дня его подписания. Срок размещения работ: бессрочно. Согласие может быть отозвано Субъектом в письменной форме в соответствии с законодательством РФ.

Участник:

«___»_________ 201_ года                          Подпись_______ / Расшифровка______________

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*