tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Саҗидәсен сагына
Татар Саҗидәсен  сагына

Татар Саҗидәсен сагына

Менә инде ундүртенче ел Әлмәттә,   шагыйрьләр үз иткән сагышлы уйчан көзге көндә Саҗидә Сөләйманова иҗатына бәйле тантана уздырыла:  Татарстанда гына түгел, Россия киңлекләрендә яшәп иҗат иткән каләм әһелләренә премияләр тапшырыла. Бу  изге гамәлне “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” фонды тормышка ашыра.

Быел да  әдәбият сөючеләр Саҗидә Сөләйманова   исемен йөрткән үзәк китапханә каршындагы шагыйрә һәйкәле янына җыелдылар.  Шигъри митингны Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев ачып җибәрде.  Тәлгат Галиуллин исә  бу бәйрәмнең   республика күләмендә үткәрелә торган чара икәнлеген искәртте. Рәмзия Габделхакова, Таһир Шәмсуаров һәм башка каләмдәшләре ихлас күңелдән шагыйрәгә  багышланган иҗат җимешләрен халыкка җиткерделәр.

Шуннан  соң  бер төркем  шәһәрнең  тарихи урыннары белән танышырга юнәлде, ә икенчесе Әлмәт татар дәүләт драма театрына юл тотты.

Быел данлыклы театрыбызга 75 яшь тулды.  Бүген монда 42 артист армый-талмый халкыбызга хезмәт итә.  Төп тамаша залыннан тыш кече зал да бар. Әниләр монда балалары белән килергә ярата, саф татар телендәге тамаша сабыйга ана телен өйрәнүгә ярдәм итә. Язучыларның “Әдәби таган”  бәхәсләр клубы  оештырган шигъри мәҗлесне шушы бинада уздыру да бик урынлы булды. Бәхәсләр кызганнан-кызды.  Габдулла  Тукай исемендәге бүләк иясе Тәлгат Галиуллин шигърият тарихына кагылды, Тукай феномены хакында сөйләде. Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм башкалар,  шигъри сүзгә халык бүген дә ышансын өчен,   каләм иясе иң беренче нәүбәттә халык язмышын сурәтләргә, милләт язмышы өчен армый-талмый көрәшергә тиеш, дигән фикерләрен җиткерделәр.

Менә тантананың төп өлеше –  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләрне бирү вакыты килеп җитте. Иң элек мәшһүр театрыбыз артистлары шагыйрәнең  яшьлеге, тормыш юлын яктырттылар,  әсәрләрен башкардылар. Сәхнә түренә “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең генераль урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев  күтәрелде. Ул  әлеге   җаваплы эштә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Татнефть”, Татарстан язучылар берлеге, Әлмәт язучылар бүлеге, Әлмәт татар драма театры белән берлектә бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә зур ышаныч белдерде. Быел  Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия өч язучыга тапшырылды. Фәүзия Солтанга – “Кичке шәфәкъ”, Рәмзия Габделхаковага  “Нишләттегез Гөлкәйне?” әсәрләре өчен тапшырылды, бүләк ияләренең тагын берсе – Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Тәүфик Кәримов.  Кызыксындыру премияләре язучылар Лира Вәлиди, Александр Авакумов һәм Рухия Ахунҗановаларга бирелде.

Таһир Шәмсуаров

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*