tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар Штабы”нда “Халкым минем” газетасын укыйлар
“Татар Штабы”нда “Халкым минем” газетасын укыйлар

“Татар Штабы”нда “Халкым минем” газетасын укыйлар

“Мәскәү татар Штабы” һәр яртыеллыкта татарча газет-журналларга язылу оештыра. Быел Мәскәүдә “Татар Штабы” тырышлыгы белән 100дән артык татар гаиләсе “Халык минем” газетасын укый. “Татар Штабы” инициативасы белән татар мәктәбе укучылары, татар мәдәни үзәге һәм “Татар Штабы” кунаклары татарча матбугат белән танышып бара.

“Татар Штабы” һәрдаим «Халкым минем», «Шәһри Казан», «Безнең гәҗит» газетларына, «Идел», «Ялкын», «Сөембикә», «Безнең мирас» журналларына языла. Шул рәвешле, Мәскәүдәге татар оешмасы милли матбугатны тарату, үстерү эшенә өлеш кертергә тырыша.

“Татар Штабы” координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, яшьләрне татар матбугатына җәлеп итү эшен ныклап алып барырга һәм бу эшне продукция белән таныштырудан башларга кирәк.

“Безнең чараларга килүче яшьләр татар матбугаты белән танышырга тырыша. Иң мөһиме – күпләр битараф түгел. Шулай ук чаралар вакытында газет-журналларны күпләр таратырга, бүләк итәргә тырышабыз. Без һәрбер татар милли матбугатка язылу кампаниясендә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Әгәр яңа буын бу эштә битарафлык күрсәткә, милли матбугатның киләчәге өметле түгел” -, дип белдерде Гөлнара Яруллина.

Татар Штабы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*