enrutat
Баш бит / Татар Согыты авылы
Татар Согыты авылы

Татар Согыты авылы

Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылында 1200 дән артык кеше яши.    Авылның  зурлыгын  һәм динле булуын   анда 3 мәчет булу да күрсәтә.  Күренеп тора-халык динле. Нинди генә чорлар булса да, гаетләрен укып, уразасын тотып яшәгәннәр.

Авылдагы соңгы мәчетнең манарасы 1957 нче елда гына киселә. Шунысы кызыклы, ул мәчетнең 1871 нче елда эшләнгән ярым ае бүгенге көнгә кадәр  сакланып калган. Ул хәзер

47 нче мәхәлләнең имам хатыйбы Галиаскәр абыйның әйтүенә караганда, менә бу мәчет урынындагы гыйбадәтханә 1908 елда төзелгән була. Йөз елдан соң аны согытлылар  кабат бастыралар.

Мәчетләр каршында балалар өчен мәдрәсәләр дә эшләп килә.

Авыл балалары сентябрьдән башлап май азагына кадәр атнасын ике тапкыр ислам дине нигезләрен үзләштерәләр.

Татар Согытында мәктәп белән мәчет, мәдрәсә үзара тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Мәктәп директоры Гөлнур ханым Сабитова бу хезмәттәшлекнең яңа ысулларын, яңа алымнарын да эзли.

Бу көннәрдә авыл мәчетләрендә кичләрен бик күп балалар һәм яшьләр катнашында тәрәвих намазлары укыла, Ифтар мәҗлесләре уздырыла.

Мәчетләрдә аш мәҗлесләре уздыру өчен өстәлләр ясатылган, дистәләгән кешегә җитәрлек савыт-сабасы да алынган. Бу эшкә авыл малтабарлары зур ярдәм күрсәтә. Бергәләп алынганда зур эшләр башкарып була шул.

Менә бу паркны да моннан 25 ел элек бүген инде мәрхүм булган Сираҗетдин ага Хөснетдинов тырышлыгы белән  бергәләп булдырганнар.

Кеше китә, эше кала дигәндәй, бүген изге Рамазан аенда Сираҗетдин аганы да матур гамәлләре өчен еш искә алалар, рухына дога кылалар. Без дә исән чакта изгелек кылырга соңга калмасак иде.

Рамис Сафин, Чувашия

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*