tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар тарихы – 7 томда
Татар тарихы – 7 томда

Татар тарихы – 7 томда

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы кысаларында 4 декабрьдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Татар тарихы” җидетомлыгының соңгы вакыт дөнья күргән 4 томын презентацияләү үтте.

презентация история татар 2Билгеле булганча, беренче том 2002 елда басылып чыкты. Ул татар этносының барлыкка килү, борынгы төрки кабиләләр тарихына багышланган. Дүрт ел соңрак чыккан икенче том Болгар һәм дала цивилизациясенә багышланган. Өченче том 2009 елда чыгарылды, кл Алтын Урда дәүләтенең барлыкка килүе һәм ныгу чорын үз эченә ала. Хронология буенча 4-5 томнар алдарак дөнья күрергә тиеш булса да, башта 6 һәм 7 томнар нәшер ителде. алар татар милләтенең формалашу чоры (19 йөз – 20 йөз башы) һәм бүгенге көнгә кадәр яңа тарихны яктырталар. Һәм, ниһаять, 2014 елда 4 һәм 5 томнар да дөнья күрде. Дүртенче том Алтын Урда чорының икенче өлешен, шул вакыттагы төрле татар дәүләтләре тарихы турында сөйли. Бишенче том татар халкы яшәгән территорияләрнең берәм-берәм рус дәүләте эченә керә бару, шул шартлардагы фаҗигале тормышы тарихы тасвирлана.

презентация история татар 1Чараның композицион формасы бик кызыклы булды. Иң башта Татарстан фәннәр академиясе каршындагы Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов җидетомлыкның әһәмияте, аның төзелү тарихы белән таныштырып китте,7 томлык өстендә эш тәмамланса да, татар тарихын язу эше дәвам итүен ассызыклады. “Казан нуры” оркестры һәм җырчылар чыгышлары белән бергә һәр яңа том белән таныштыру алып барылды. Моны теге яки бу томның фәнни җитәкчесе редакторы булган галимнәр башкарды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*