tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды
Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды

Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды

“Идел” яшьләр үзәге “Тарих эзләреннән” дип аталган бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Кече төркемдә Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә Казаннан Полина Спиридонова, тагын да өлкәнрәкләр арасында Ульяновск өлкәсеннән Альбина Гафиуллова җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннардан тыш, бер төркем балалар кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге оештырган конкурсның максаты – Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. Ул Россия Федерациясе төбәкләрендәге талантлы балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү; балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү; иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру; балаларның иҗатын үстерүгә ярдәм итү; милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау бурычын куя.

Әлеге конкурста Россия Федерациясе төбәкләреннән булган һәм үз төбәкләре милли тормышында активлык күрсәткән, төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтариятләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлекләр катнаша ала.

“Татар-информ” МА рәсем “Идел” яшьләр үзәге сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*