tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән яңа китап-альбом дөнья күрде
«Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән яңа китап-альбом дөнья күрде

«Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән яңа китап-альбом дөнья күрде

Бу көннәрдә татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган “Татар театры тарихы плакат сәнгатендә” дип исемләнгән китап дөнья күрде (рус, татар һәм инглиз телләрендә, 352 б.). Проектның авторы – Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Республика премиясе лауреаты Солтанова Рауза Рифкать кызы.

Әлеге басма татар театры тарихының плакат сәнгатенә багышланган беренче иллюстрацияле китап. Китапның битләрен караганда илдәге сәяси система белән бергә театрның да мәдәнияте, алфавит (гарәп бизәкләре, латиница, кириллица), стиль, афишаларның бизәлеше үзгәрүен күзәтергә мөмкин. Китапка 320 иллюстрация: премьералар, бенефислар, республика (Буа, Бөгелмә һ.б.), Россия (Уфа, Оренбург, Мәскәү, С.-Петербург), Урта Азия (Ташкент, Кустанай һ.б.), чит илләрдәге (Германия, Төркия, Кытай һ.б.) гастрольләр турында афишалар, программкалар һәм плакатлар керде. Алар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Н.И.Лобачевский исемендәге Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстанның Милли музее, С.Сәйдәшев исемендәге музей фондларыннан алынды һәм беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Афишаларның бер өлеше Г.Камал исемендәге ТДАТның Мәскәү шәһәрендәге гастрольләре вакытында А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк музеенда 2017 елның 13 гыйнварыннан алып 12 февраленә кадәр күргәзмәдә катнашкан иде инде. Әлеге күргәзмә театр җәмәгатьчелегендә һәм башкала халкында зур кызыксыну уятты.

Альбомда беренче театр труппалары “Сәйяр”, “Нур”, Татар сәнгать эшчеләр театрының “Эшче”, Колхоз-совхоз күчмә театрының, Г.Камал исемендәге ТДАТның XX гасырдан алып бу көннәргә кадәрге афишаларын күрергә мөмкин. Авторның 3 телдә язылган, эчтәлек, стилистика, татар театры үсешенең төрле этапларында булган афишаларның сәнгати үзенчәлекләре турында язылган мәкаләсе зур әһәмияткә ия, асылда – әлеге мәкалә татар театры тарихын плакат сәнгатен өйрәнүгә багышланган беренче фәнни хезмәт. Китапның төп максаты:  Татарстан Республикасын Россиянең иң эре мәдәният үзәкләренең берсе итеп таныту. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының театр сәнгате актив үсештә, ә театраль афишалар һәм плакатлар театр мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып торалар.

Китап Татарстанның Мәдәният министрлыгы финанс ярдәме белән республика һәм муниципаль китапханәләрнең фондларын тулыландыру максатыннан бастырылды.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*