enrutat
Баш бит / Татар театры җитәкчеләре һәм белгечләре быелгы сезонга йомгак ясады
Татар театры җитәкчеләре һәм белгечләре быелгы сезонга йомгак ясады

Татар театры җитәкчеләре һәм белгечләре быелгы сезонга йомгак ясады

Быелгы театр сезоны Камал театры өчен яңа режиссерлар ачылу белән кадерле булса, Кариев театрына яңа бинага күчү сезоны булып театр тарихында калды. Әлмәт театры өчен ул тамашачы сезоны иде, Тинчурин театры өчен Тинчуринның юбилее һәм татар драматургиясе классигын Европага алып чыгу белән кадерле булды. Татар дәүләт театрлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә быелгы театр сезонына йомгак ясадылар.

Матбугат чарасында Камал театры вәкиле, театр белгече Нияз Игъламов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Кариев театры директоры Мансур Ярмиев катнашты.

“Быелгы сезон бик эчтәлекле булды. Сәхнәбезгә Аяз Гыйләҗев кайтты, — диде Нияз Игъламов. — Соңгы театраль вакыйгабыз – татар театрында яңа режиссер барлыкка килде – Айдар Җаббаров премьера чыгарды. Ул хәзер — Мәскәү, Санкт-Петербургның атаклы театрларында спектакльләр куя торган режиссер. Быел яңа режиссер буларак Олег Кинҗәгулов ачылды: Чаллы театрында спектакль чыгарды. Яңа режиссерлар барлыкка килү – театр дөньясы өчен зур вакыйга. Ник дигәндә, татар театры дөньясында режиссерлар бармак белән генә санарлык. Һәммәсе безнең өчен кадерле. Бу елның иң зур нәтиҗәсе шул. Телибезме-теләмибезме, татар театрында режиссер — беренче кеше! Артистлар зарланмасыннар, ләкин хәзер бу шулай, бәлки, кайчан да булса ситуация үзгәрер, ә хәзергә бу шулай”.

Мансур Ярмиев Кариев театрының яңа бинага күчүен ассызыклап үтте. “Бу сезонда 28 мең тамашачы 278 спектакль карады. Хәйрия спектакльләре куеп, 15 мең тамашачыга бушлай хезмәт күрсәттек. Без труппаны өчкә бүлеп эшлибез: аның берсе стационарда куйса, икенчесе – мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күрсәтә, өченчесе гастрольләргә йөри. Стационарда эшләргә өйрәнеп кенә киләбез. Безнең сезоныбыз ябылмый”, — диде ул. Мансур Ярмиев Кариев театрында “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла эшләвен дә горурланып әйтеп үтте.

“Без бу сезонны “Тамашачы сезоны” дип игълан иткән иттек. Яшерен-батырын түгел, тамашачысы булмаса, театр була алмый, — дип башлады сүзен татар дәүләт театрларындагы бердәнбер хатын-кыз директор Фәридә Исмәгыйлева. — Монысы спектакль чыгаруга караганда да катлаулырак. Бу сезонда без 55 меңгә якын тамашачыга хезмәт күрсәттек. Аның 28 меңнән артыгы Әлмәтнең үз сәхнәсендә, 26 меңнән артыгы – Татарстан районнарында һәм Россия төбәкләрендә гастрольләр. Күрсәткән спектакльләребезнең 45 процент тамашачысы – балалар. Без — нефть төбәгендә бердәнбер театр. Шуңа үзебезгә балалар театры да булырга туры килә”.

Фәридә Исмәгыйлева театрның “Кече шәһәр театрлары” программасы буенча федераль грант алуын һәм 4 млн.нан артык суммага өч спектакль чыгаруларын да искә төшерде.

Әлмәт театры директоры бер премьерага басым ясады: “Бүген бик яратып укыла торган автор бар: Зифа Кадыйрованы безнең милләт халкы бик яратып укый. Ул язучылар берлеге әгъзасы булмаса да, аның китаплары мизгел эчендә сатылып бетә, — диде Фәридә Исмәгыйлева. – Без аның “Синсез килгән язлар” әсәрен сәхнәләштердек. Ул очсызлы спектакль түгел, бик тә карарлык спектакль. Тамашачы аны бик тә ярата”.

Фәнис Мөсәгыйтов сүзен Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее белән башлап җибәрде. Театр татар драматургиясе классигы әсәрләре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектаклен сәхнәгә куйды. “Тинчуринның туган ягына Пенза өлкәсенә гастрольләргә барып кайттык, биредәге татарларга халык театры ачарга булыштык. Кәрим Тинчурин Европага алып чыктык — аның “Назлы кияү” спектакле белән Германиягә бардык”, — дип театрның уңышларын санап үтте ул. Тинчурин театры елына 382 спектакль күрсәткән. Шуның 134е – читтә күрсәтелгән тамашалар. Фәнис Мөсәгыйтов, елда 365 көн булуын искәртеп, театрның кайбер көннәрдә ике, хәтта өч спектакль куелуын искә алды.

Директор бүген театрның сезонын “Алай түгел, болай ул” спектакле белән ябуын хәбәр итте, сатуда премьерага билетлар булмавын искәртте.

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*