tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрының 110 еллыгына багышланган флешмоб
Татар театрының 110 еллыгына багышланган флешмоб

Татар театрының 110 еллыгына багышланган флешмоб

Татар театрының 110 еллык юбилее уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры зур флешмоб оештыра. 2016 елның 19 маенда, легендар “Зәңгәр шәл” спектакле алдыннан Камал театры каршындагы мәйданда тамашачылар 110 саны булып тезеләчәк һәм күккә 110 шар очырачак. Флешмобта катнашучылар шул көнне Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен бушка карау мөмкинлегенә ия булачак.

Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен театрның вконтактедагы рәсми төркемендә https://vk.com/kamalteatr үзеңнең килүеңне расларга һәм флешмоб хакындагы әлеге яңалыкны үз диварыңа урнаштырырга гына кирәк. Спектакльгә чакыру билетлары вконтакте төркемендә флешмобка килүен раслаган беренче 110 кешегә биреләчәк.

Чара Камал театры каршында 17.00 сәгатьтә башлана. Татар театрын яратучы һәр тамашачыны зур флешмобта көтеп калабыз!

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*