tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрының театраль-декорацион сәнгатенә багышланган китап сатуга чыкты
Татар театрының театраль-декорацион сәнгатенә багышланган китап сатуга чыкты

Татар театрының театраль-декорацион сәнгатенә багышланган китап сатуга чыкты

Камал театры интернет-кибетендә «Сценография татарского театра» һәм «Вызов разуму» китаплары сатуга чыкты. Китаплардан тыш, интернет кибеттә футболкалар, телефон өчен тышлыклар, спектакльләрнең лицензияле видеоязмаларын, аудиоматериаллар һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

Рауза Солтанованың «Сценография татарского театра» монографиясе илебездәге театр сәнгате белеме өчен эшләнгән, этапларга бүленгән (төп этаплар ХХ йөз башы, ХХI гасыр) күләмле фәнни эш. Әлеге китапта, милли мәдәнияттә генә түгел, бөтенроссия театр мәдәниятендә мөһим урын алып торган татар театрының театраль-декорацион сәнгать үсеше баскычлары яктыртыла.

«Вызов разуму (Время менять мышление)» китабы — 2020 елның 15-17 июненьдә Камал театрының VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү онлайн-фестиваль-форумы кысаларында үткән Театраль тренингларның яңа юнәлешләре хакындагы «Вызов разуму» Халыкара фәнни онлайн-конференциясенә багышлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*