tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле буенча олимпиадаларга рәхим итегез!
Татар теле буенча олимпиадаларга рәхим итегез!

Татар теле буенча олимпиадаларга рәхим итегез!

 

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе бинасында (А. Матросов урамы, 11 а) 26 ноябрьдә өлкә мәктәпләренең 1 -11 сыйныф укучылары арасында ана  телебезне белүчеләр бәйгесе үтәчәк.

Олимпиадада шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Алар [email protected] электрон адресына гариза язып җибәрергә тиешләр.

Бу чара регионыбызда ана телебезне саклап калу һәм үстерү нияте белән Самарның “Яктылык” татар мәктәбе һәм өлкә “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Ә 1 декабрьдә Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә шундый ук олимпиада татар теле һәм әдәбияты укытыла торган авыл һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында үткәреләчәк. Шунда үк ана теле укытучылары өчен дә бәйге оештырылачак.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*