tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана

Татарстанда Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлекләр – мәктәп укучылары, студентлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиада башлана.

Олимпиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2 этапта уздырыла. Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган өлешендә катнашу өчен 9 ноябрьдән 21 декабрьгәчә КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак теркәлү зарур. Олимпиаданың бу өлеше 7-21 декабрьдә дистанцион рәвештә интернет-тест формасында мәктәпләрнең, югары уку йортларының компьютер класслары базасында яки катнашучыларның шәхси компьтерлары аша уздырыла.

Интернет-тест нәтиҗәләре 26 декабрьгә кадәр КФУ сайтында урнаштырылачак. Олимпиаданың йомгаклау өлеше 20 апрельдән соң була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Фотосурәт kpfu.ru сайтыннан алынды.
“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*