tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр булдырылачак
Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр булдырылачак

Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр булдырылачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар теле һәм әдәбияты буенча 2018 елда яңа буын дәреслекләре эшләячәк. Бу хакта республика президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елга Дәүләт Советына юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планында хәбәр ителә.

Ведомствога шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыларын методик сертификацияләү проектын тормышка ашырырга һәм “Иң яхшы татар теле укытучысы” бөтенроссия бәйгесен уздырырга йөкләнгән.

Моннан тыш, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы милли педагогик институтны яңадан торгызу концепциясен булдырачак һәм Мәгариф үсеше институты белән берлектә татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча юл картасын гамәлгә ашырачак.

https://realnoevremya.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*