tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар теле һәм интернет”

“Татар теле һәм интернет”

“Татар теле һәм интернет” секциясен модераторлар Рашат Якупов һәм Ленария Мөслимова алып баралар. Экспертлар: Римма Бикмөхәммәтова, Эльза Нәбиуллина, Гүзәл Йосыпова һәм Айдар Шәйхин. Спикерлар Эльвина Сагдеева (Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты), Әлфия Бәдретдинова (ТР Мәгълүмәти технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлегенең белгече), Джулия Герасимова (Алмания), Наил Бәдретдин (Финляндия), Марат Төхвәтуллин (Мәскәү, “По ступеням татарского языка” проекты), Илдар Әюпов (“Әлбәттә” проекты), Айдар Шәйхин (“Гыйлем” сайты), Данил Әхмәтшин (“MAKSAT” проекты), Гүзәл Гыйзәтуллина (“Панорама яңгырашы” проекты) интернетта татар телендәге проектлары белән таныштырды.

Элвина Сагдеева татар теленең Казанда визуаль кулланылышы хакында статистикалар китерде. Бу мәгълүматлар галимнәр тарафыннан 2015нче елда “Татар теле ландшафты” программасы кысаларында ачыкланган. 2369 статик билгеләрнең һәм элмә такталарның 76% русча гына, 1% татарча гына һәм нибары 5% русча һәм татарча язылган. Димәк, Казанда татар визуаль тел киңлеге рус теленекеннән 15 тапкыр калыша, ә инглизнекеннән – 2 тапкыр.

Делегатлар командаларга бүленеп, элмә такталар татар теленә дә тәрҗемә ителсен өчен яңа идеяләр тәкъдим итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*