tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылган
Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылган

Татар теле курсларына 500дән артык кеше язылган

Бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укыталачак “Без – татарлар” татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына  язылучыларның саны 500-дән артып киткщн. Әлеге сан үз эченә республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчетне ала: Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләре һәм Казанның “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләре.

Татар телен курслары 2 февральдән ачылачак. Аларда югары сыйфаттагы белем бирү өчен “Хозур” нәшриятында басылган “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләнде. Дәресләрне белгечлеккә ия филологлар, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәре алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*