tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары өчен клуб оешты
Татар теле укытучылары өчен клуб оешты

Татар теле укытучылары өчен клуб оешты

Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда «Туган тел» клубы эшләп килә. Ул махсус татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оешкан. Клубның эшчәнлеге белән безне музей директоры Гүзәл Төхвәтова таныштырды. 

«Туган тел» клубы катнашучылары музейда айга бер тапкыр очраша. «Казан шәһәре Мәгариф идарәсе белән бергә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен клуб оештырдык.  Очрашуларда без музей чыганакларын татар ителе һәм әдәбияты дәресләрендә куллану юллары турында сөйлибез», — диде музей җитәкчесе.

Очрашуларның берсендә «Исемдә калганнар» романы буенча сөйләшү алып барганнар. 2019 елда романга 100 ел булган.

«Тукайның чордашлары булган язучыларга багышланган әдәби-фәнни кичәләрдә дә укытучыларны күрергә шатбыз», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Музейда рус һәм инглиз телләре укытучылары өчен дә кызыклы материаллар бар.  Робот һәм аудиогидлар аларга мәгълъматны үзләштерергә ярдәм итә ала.

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*