tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучылары семинары

Татар теле укытучылары семинары

Казан шәһәренең Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү буенча республика семинары булып узды.  Чарада республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 50гә якын укытучы катнашты. Кунаклар өчен ачык дәресләр, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашында “И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл, туган телне өйрәнү буенча мастер-класс һәм башка төрле чаралар да оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*