tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” семинарына чакыралар
Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” семинарына чакыралар

Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” семинарына чакыралар

5 март көнне үзләрен камилләштерергә теләгән татар теле укытучыларын “Мөгаллим” очрашуына чакыралар.

Ирекле мохиттә сезгә татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү ысуллары, чит тел укытуда кулланылган лайфхаклар һәм башка кызыклы темалар тәкъдим итәчәкбез.

Керү ирекле, ләкин алдан теркәлү мәҗбүри (урыннар саны чикләнгән). Теркәлү: https://goo.gl/forms/PL06z7JCb7SgZ1D53

Мәктәбегезгә чакыру хаты җибәрелүен теләсәгез, 28 февральгә кадәр теркәлүегез кирәк.

Чара 5 март көнне (14:00-17:00) узачак. Урыны: “Штаб” резиденциясе (Казан, Татарстан урамы, 20 йорт).

Оештыручылар: “Заманча татар теле укытучысы” төркеме, ТР Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Один комментарий

  1. Ильсеяр

    “Мөгаллим” семинары татар теле укытучылары өчен бик файдалы.

Фикер калдырырга Ильсеяр Отмена

Обязательные поля отмечены *

*