enrutat
Баш бит / Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?
Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?

Татар теле язмышы: «оҗмах»та ниләр бар?

Шактый еллар элек, Чыңгыз Айтматов белән Олжас Сөләйманов Казанга килгәч, Язучылар берлегендә алар белән очрашу булган иде. Күп мәсьәләләргә кагылгач, бу дөньякүләм атаклы ике язучы төрки халыклар өчен урыс теленең әһәмияте турында да сөйләде. Төрки халыкларга үзара аңлашыр, аралашыр өчен урыс теле хәзер алыштыргысыз икән.

Әлбәттә, монда бәхәсләшер урын юк. Күреп торабыз бит: Русия катнашында узган төрле саммитларда, очрашуларда күптән түгел мөстәкыйльлеккә ирешкән төрки дәүләтләрнең җитәкчеләре үзара урыс телендә сөйләшә, шул телдә белдерүләр ясый. Ләкин бу хәлне табигый дип атап буламы соң? Минемчә, һәр илнең җитәкчесе халыкара очрашуларда үз дәүләте телендә чыгыш ясарга тиеш. Хәер, төркиләрдә үз телләренә тәкәллефсез мөнәсәбәт ерак гасырлардан ук килә.

Мәрхүм Чыңгыз Айтматовның да, Олжас әкәнең дә урыс теленә мәдхияләрен аңлап була. Алар шушы телдә иҗат итте, шушы тел аша бөтен дөньяга танылды. Дөрес, бу ике бөек шәхес үз туган телләрен дә яхшы белә, шуңа күрә әлеге мәҗлестә татар теленә яраклаштырылган гомумтөрки телдә сөйләштек. Әлбәттә, кунаклар урта гасырларда кулланылган, хәзер “иске төрки” дип аталган әдәби телдән мәгълүматлы кешеләр (Олжас әкә турында инде әйтеп тә торасы юк, ул үзенең хезмәтләрендә, тюрколог буларак, телебезнең иң борынгы катламнарына да үтеп керә). Ләкин бит “аралашу теле” дигәндә без иң элек зыялыларны күздә тотабыз. Шуңа да мин бу очрашуда сүзгә кушылмый булдыра алмадым.

– Әлбәттә, урыс теле – бөек тел. Толстойлар, Чеховлар теле. Гомумән, теләсә-нинди чит тел белүне хупларга кирәк. Ләкин төрки халыклар урыс телендә СССР вакытында гына, төгәлрәк әйтсәк, сугыштан соң гына үзара аралаша башлады. Бу хәл, һичшиксез, империячел сәясәтнең нәтиҗәсе иде. Хәзерге глобальләшү чорында исә халыклар арасында үзара аралашу теле булып инглиз теле хезмәт итә. Әмма безгә – төркиләргә – бәлки Гаспралы тәкъдим иткән проектка яңадан кайтырга вакыт җиткәндер? Мәсәлән, гарәпләр һәр илдә үз шивәләрендә сөйләшә, Мисыр гарәбе Йәмән гарәбен аңламаска мөмкин, шулай да аларның әдәби телләре бер һәм шул тел гарәпләрне бер милләт итеп берләштереп тора.

Шагыйрь канлы Олжас Сөләйманов бу сүзләрдән соң хәтта урыныннан да калкынып алгандай булды.

– Инде мондый проект ошамаса, Гаспралы теле сезгә артык корама тоелса, – дидем мин. – Татар теле бар, сезгә мәгълүмдер, ЮНЕСКО тарафыннан ул дөньядагы ундүрт тел арасына кергән. Димәк, аны белгән очракта, барлык төрки телләрдә дә аңлашып була. Инде бу тәкъдим дә күңелегезгә хуш килмәсә, төрки зыялылар аралашыр өчен хәзерге төрек теле – терминологиясе эшләнгән тел бар. Ике йөз миллионнан артык төрки халык үзара аралашу теле дип нигә бөтенләй бүтән гаиләдән булган телне игълан итәргә тиеш?

– Октябрь революциясенә кадәр, бераз соңрак та, татар теле Русия империясендә яшәгән төркиләр өчен уртак аралашу теле булган, – диде Олжас Сөләйманов. – Тик, кызганыч, сез бу позициягезне саклый алмадыгыз. Шуңа күрә хәзер инде бу турыда сүз кузгату урынсыз. Гаспралы проекты да шулай ук тарих тузаны астында калды. Төрек теле мәсьәләсенә килгәндә исә, төрекләр әлеге миссияне күтәрерлек хәлдә көчле түгел… Без исә объектив чынбарлык хакында сүз йөртәбез. Постколониаль халыклар гадәттә колонизаторлар теленең йогынтысыннан тиз генә котыла алмый. Мисалга Һиндстанны, яисә Алжирны китерергә була. Шуңа да безгә аралашу өчен урыс теленең иң кулай булуы аңлашыла, минемчә.

Язмыштыр – кунакларның берсе – Чыңгыз Айтматов берничә ел узгач Казанда үлем түшәгенә егылды. Бер елга якын вакыт үткәч, үзара хезмәттәшлек итү буенча Шанхай оешмасының (ШОС) мәдәният министрлары башкалабызга җыелгач, Камал театрында бу бөек язучыны искә алу кичәсе үткәрелде. Аның сценариен миңа язарга насыйп булды. Кичә беткәч, театр фойесында мине Русия мәдәният министры белән күрештерделәр, янәсе, мәрасимнең сценариен шушы кеше язды. Министр, интеллигент кеше буларак, рәхмәт әйтеп минем кулымны кысарга мәҗбүр булды. Мин нәкъ шул чакта аның алдагы көнне генә, ягъни 26 апрельдә, Шигырь бәйрәмендә Тукай һәйкәле янында ясаган чыгышын искә төшердем. Ул анда Тукайны “основоположник татарской поэзии” дип атаган иде. “Тукай һич тә татар шигъриятенең “основоположнигы” түгел, гафу итегез, – дидем мин. – Тукайга кадәр дә безнең мең еллык поэзиябез бар”. Министр канәгатьсезлеген йөзенә чыгармады, бу урынга килгәнче ул дипломат булган, хәтта Русия тышкы эшләр министрының урынбасары да булып эшләгән. “Шикләнгән идем аны, миңа бит шулай язып бирделәр”, – диде ул чарасыз. Без җылы гына саубуллашып аерылыштык. Күрәм – берничә минуттан министр театрга яңадан кереп килә… миңа таба… “Мин артык ялгышмаганмын бит, – диде ул килә-килешкә, – мин бит Тукайны “основатель” дип түгел, “основоположник” дип атадым. Аерма зур бит?!” Урыс теленең нечкәлекләрен тирәнтен белмәгәнгә күрә, мин аның белән бәхәскә керә алмадым. “Форсат чыкса, Тукайны “основоположник новой татарской поэзии” дип атагыз алайса”, – дип теләк белдерүдән узмадым.
Безнең бу икегә бүленгән сөйләшүнең шаһиты булган Роза ханым Айтматова – Чыңгыз аганың сеңлесе – министр икенче тапкыр чыгып киткәч, әйтеп куйды:

– Алар бит һаман да безне Октябрь революциясеннән соң гына укырга-язарга өйрәнгән дип ышана.

Хикмәт менә нәрсәдә икән! Һәм алар хаклы, чөнки уку-язу дигәндә алар фәкать урыс телендә генә уку-язуны күздә тота. Ә урыс телендә грамоталы кешеләр бездә, чыннан да, ул заманнарда санаулы гына булган. Моңа карап халык, бигрәк тә татар халкы, үзен надан исәпләмәгән, нинди генә кысуларга, кыерсытуларга карамастан, һәр авылда мәктәп-мәдрәсә ачкан, дин гыйлемен өйрәнгән, үз телендә укырга-язарга теләгән. Патша хөкүмәте, нинди генә карагруһ булуына карамастан, милләтебезне сугарып торган тамырларны кисә алмаган. Чөнки патша инородец подданныйларының зыялыларын, руханиларын тоташтан юк итүне күз алдына да китермәгән. Мондый җинаятьне гомумтигезлек, гаделлек битлеге астында бары тик коммунистик режим гына эшли алды. Бу җәһәттән Ленинны бүтән милләтләргә хәерхаһ булган дип, безгә республика бүләк иткән дип, әлеге җинаятьтән аерып куярга тырышучылар әле дә очрый. Ленинның хезмәтләренә ара-тирә булса да күз салырга кирәк! Октябрь түнтәрелешенә кадәр Ленин бабабыз урыс булмаган бер генә милләткә дә тупраклы мохтарият тә, милли-мәдәни мохтарият тә бирергә уйламаган. Мәсәлән, “Милли һәм милли-колониаль мәсьәлә турында” дигән мәкаләсендә ул болай яза: “Социализмның максаты булып вак дәүләтләргә бүленүне юкка чыгару гына түгел… милләтләрнең үзара якынаюы гына түгел, ә бәлки аларның кушылуы тора”. Тагын бер урында ул болай ди: “Бөтендөнья теле булып, мөгаен, инглиз теле, ә бәлки, плюс урыс теле булыр”. Бөтендөнья статусына дәгъва иткән телнең Русия империясе киңлекләрендә төзелгән социалистик илдә бердәнбер дәүләт теле булачагына ул шикләнмәгән. Тагын: “Тарих тәгәрмәчен кирегә борырга теләгән яһүд реакцион мещаннары гына ассимиляторлыкка каршы кычкыра ала”.

1917 елга кадәр милли мәсьәләләргә кагылышлы хезмәтләрендә Ленин икейөзлеләнеп маташмаган. Ләкин мөһаҗирлектән кайткач, Русиядәге сәяси вәзгыять белән якыннан танышкач, ул, әлбәттә, оста тактик буларак, урыс булмаган милләтләрнең империализм золымыннан котылырга омтылышын күргәч, аларның теләктәшлегеннән башка властька ирешмәячәгенә тиз төшенгән. Илгә кайтканчы: “Үзбилгеләнү иреге өчен көрәшне һичбер шартсыз тану әле безне милли үзбилгеләнү хакына булган һәр таләпне якларга мәҗбүр итми”, – дип язса, 1917 елның октябрь башында, аның мәсләге сүздә бөтенләй үзгәрә: “Төрле ялгыш аңлатмаларга сылтау биргән үзбилгеләнү сүзе урынына мин төп-төгәл төшенчәне уртага куям: “ирекле рәвештә аерылып чыгу хокукы”.

Менә ни өчен Ленин җитәкчелегендәге большевиклар власть өчен көрәштә җиңеп чыкты. “Бердәм һәм бүленмәс Русия” шигаренә ябышып каткан Колчак, Деникиннар менә ни өчен тарих чүплегенә түгелде (хәер, бүген аларны Русиянең милли геройлары дип игълан итәләр, һәйкәлләр куялар, бу бары тик бүгенге Русия җитәкчеләренең рухи тамырлары кемнәргә барып тоташуына бер дәлил генә һәм андый сәясәтнең кая барып терәләчәгенә ишарә. Валлаһи, тарих сабак бирми!) Билгеле, Ленин – Колчак, Деникиннардан гына түгел, уптым урыс патшаларыннан да бөегрәк, зуррак империалист. Ләкин ул хәйләкәр, мәкерле һәм шуңа да аның милли сәясәте, дәвамчылары башкаруында, безнең өчен мең кәррә аянычрак булды. Акыллы сәясәтче буларак, Ленин, әлбәттә, илдәге дистәләрчә халыкларны тиз арада гына урыслаштырып булмасын аңлаган: “Табигый ки, без Русиянең һәр кешесе бөек урыс теленә өйрәнү мөмкинлеге алырга тиеш дип инанабыз. Без бер генә нәрсәне – мәҗбүр итү чарасын гына теләмибез. Без оҗмахка күсәк белән куып кертергә җыенмыйбыз”.

Ленинның нияте тормышка ашты. Без хәзер шул оҗмахта яшибез. Дөрес, без анда төрлечә кердек: перәннеккә алданып та, хур кызларына кызыгып та, күсәктән куркып та… Оҗмахка кердек, тик бәхеткә генә ирешмәдек. Монда да түр башы бар икән, шулай ук безгә дигән ишек төбе дә калган.

Баштарак милли мәсьәләдә Ленин белән каршылыкка керсә дә (союздаш республикаларны РСФСР кысаларына кертмәкче булган), Сталин, үз хатасын танып, урыс түгел халыкларны акрынлап эретү сәясәтен дәвам итә. Ә 1980 елда совет халкына коммунизм (җирдәге оҗмах!) вәгъдә иткән Хрущев милли мәсьәләне (димәк, урыслаштыруны) бер селтәнүдә хәл итмәкче була. 1961 елда дөньяга чыккан КПСС программасында мондый юллар бар: “СССР кысаларындагы совет республикалары арасындагы чикләр үзләренең элеккеге әһәмиятләрен һаман саен югалта бара”. “Советское государство и право” журналы бу тезисны җентекләбрәк аңлата: “Милли дәүләтчелек һәм тулаем федерация үзләренең тарихи миссиясен үтәде дип хәзер инде ышаныч белән әйтергә мөмкин”. Һәм тагын: “Милләтләрнең үзара ассимиляциясе милли-территориаль автономияләрнең һәм хәтта союздаш республикаларның асылда миллилеген бетерә (денационализацияли), бу җәһәттән совет җәмгыятен ул шундый ноктага якынайта ки, аннан соң милләтләрнең тулысынча дәүләти-хокукый кушылуы якын киләчәк эше булып тора”.

Ачыграк әйткәндә, Хрущев һәм аның иярченнәре СССРны унитар дәүләт итеп үзгәртеп корырга ниятли. Әмма Хрущевның барлык гамәлләренә волюнтаризм тамгасы сугылгач, аның урынына килүчеләр “чын ленинчыл милли сәясәткә” кайтып төшәләр.

Нәтиҗәдә татар милләтенең шактый өлеше хәзер үз телен белми, мәдәниятеннән хәбәрсез һәм аңа түбәнсетеп карый. Андыйлар инде безнең җитәкчелекнең күпчелеген тәшкил итә. Ә без “Болгар” номерларының җимерелүенә, матбугат йортының тартып алынуына, милли мәгарифебезнең күтәрәмгә калуына гаҗәпләнәбез.

Беркемгә дә сер түгел, Мәскәүдә югары даирәләр “регионнарны эреләндерү” дигән сылтау белән милли республикаларны бетерергә тели. Эш шуңа таба бара. Татарның битарафлыгына шаклар катарлык! БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) милли телләрдә белем алуга каршы коточкыч гамәл булса, 309 нчы законга кертелгән төзәтмәләр мәгарифебезнең тамырына бөтенләй балта чаба. Мәскәү милли дәүләтчелегебезне бетерү максатына шундый хәлиткеч адымнар белән якынлаша. Безнең сизелер-сизелмәс ризасызлыкка ул әле гаҗәпләнә: без бит бии-бии урыска әйләнергә тиеш! Урыслык – бөек культура, бөек әдәбият. Гомумән, бу дәүләттә яшәве урыска күпкә җиңелрәк. Һәм урыс телендә тәрбия-белем алган милләттәшләребез (әллә инде милләттәш үк түгелме?) өчен әлеге хакыйкать бәхәссез. Алар өчен татар мәдәнияте авыл субкультурасы гына. Мәскәү безне бүген янә икегә аерды. Дошман халыкны борын-борыннан шулай бүлгәләп юкка чыгаралар.

Мин беләм, Русиянең бүгенге җитәкчеләре дә, Ленин кебек үк, безгә яхшылык кына тели – алар безне “оҗмахта” яшәтмәкче! Ләки ул “оҗмах”та минем телемдә сөйләшмиләр икән, гасырлар дәвамында балаларыма килеп җиткән кан тамырын өзәләр икән, ул “оҗмах”ның миңа кирәге юк. Андый “оҗмах” минем дә, минем нәселемнең дә Ватаны түгел!

Автор: Ркаил Зәйдулла
Чыганак: «Татарстан яшьләре»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*