enrutat
Баш бит / Татар телебезне саклаучы изге җан
Татар телебезне саклаучы изге җан

Татар телебезне саклаучы изге җан

Гомеренең күп өлешен татар теленә, татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдиновка 20 июньдә 90 яшь тулды.

Педагог, журналист һәм чын дус

Минзакир Шакир улы Нуретдинов безнең “Бердәмлек” редакциясенә эшкә килгәндә аңа инде 65 яшь тулып килә иде. Шулай да, өлкәнең ерак районнарына командировкаларга барып, өйдән-өйгә йөреп, җирле хуҗалыкларның, мәктәпләрнең, клубларның эше белән танышып, ярты ел язарлык мәгълүмат туплап кайта иде. Минзакир абыйны кызыксындырган темалар — милли мәктәп, милли мәгариф, ана теле укытучылары эшчәнлеге булды. Чөнки ул бөтен тормышын Самара өлкәсе татарларының милли мәгарифенә багышлады.

Башта Камышлы педучилищесын, аннан Казан пединститутының тарих һәм филология бүлеген гел бишле билгеләренә тәмамлап, туган авылына – Шенталы районының Денис авылына эшкә кайткан Минзакир Шакир улын 1964 елда Куйбышев укытучылар квалификациясен күтәрү институтының рус булмаган мәктәпләр кабинеты мөдире, туган телләрне укыту буенча методист итеп эшкә чакыралар. Ул биредә методист, рус һәм туган телләр кабинеты мөдире булып эшләгән 24 ел дәвамында өлкәбездәге татар, чуваш, мордва мәктәпләрендә туган телләрне укыту югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Ә милли мәгариф кысрыклана, колхозлар берләштерелеп, авылларда мәктәпләр ябыла башлагач, Минзакир Шакир улы бу шаукымга каршы көрәшкә баса. Тик ялгыз гына хөкүмәт сәясәтенә каршы торырга мөмкин түгел иде…

Пенсиягә чыккач та, Минзакир Шакир улы тик утырмый, Самара пединститутының татар теле укытучыларын әзерләү факультетында һәм Самараның якшәмбе татар мәктәбендә татар теле дәресләрен укыта. Ә туксанынчы еллар башында ул «Бердәмлек» газетасы белән дә хезмәттәшлек итә башлый һәм бераздан газетаның даими хәбәрчесе булып китә. Минзакир абый ун ел буе хатлар бүлеген җитәкләде.

Хезмәт ветераны, халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәттә шөһрәт казанган өчен» медале иясе Минзакир Шакир улы Нуретдинов 75 яшендә “Бердәмлек”тән киткәч тә, авыру булуына карамастан, эшчәнлеген туктатмады, «Бердәмлек»кә гел мәкаләләр язып торды. Аларны редакциягә Минзакир Шакир улының тормыш иптәше, педагог Асия ханым китерә иде.

Өлкә “Бердәмлек” татар газетасы коллективы исеменнән каләмдәшебезне олуг юбилее – 90 яшьлеге белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, хәерле озын гомер теләп калабыз. Кадерле Минзакир абыебыз, без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Зур ихтирам белән

Самара өлкәсе татарларының

“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

Минзакир Шакир улы Нуретдиновның милли мәгариф кырындагы эшчәнлеген шул чорда бергә эшләгән татар мәктәпләре укытучылары әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Без укучыларыбыз игътибарына аның турында язылган берничә хат тәкъдим итәбез.

Татар җанлы кеше ул

Мин Минзакир Шакир улы белән 1967 — 1968 елларда таныштым. Ул, үзенең командасын алып, Мулла авылы мәктәбен тикшерергә кил­гән иде. Бар нәрсәне дә җентекләп тикшергәннән соң җые­лыш үткәрелде, һәм, җи­тешсезлекләрнең иң зурысы дип, татар телен укытмау мәсьәләсе аталды. Без, чыннан да, укытуны тулысынча рус теленә күчергән идек инде. Мин­закир Шакир улы мондый хәлне аңламавын әйтеп, татар телен программага кайтаруны таләп итте.

Шул вакыттан бирле Елховка рай­онының Мулла авылында ана теле дә­ресләре һәрвакыт укытылып килә. Ми­нем фикеремчә, Минзакир Шакир улының эшчәнлеге безнең авылыбызга гына түгел, башка милли мәктәпләргә дә уңай йогынты ясагандыр.

Әйе, Нуретдинов акыллы, югары культуралы, үз эшен яхшы белүче чын педагог буларак танылды. Шуннан соң да ул әле берничә тапкыр безнең Мулла авылында булып китте. Аның һәр тикшерүе педколлективны иҗади эшкә этәрә иде. Гомумән, Минзакир Шакир улы эшләгән дәвердә өлкәбезнең 23 татар мәктәбе дә алга киттеләр, зур уңышларга ирештеләр.

Минзакир Шакир улы Нуретдиновны бөтен өлкә укыту­чыларының укытучысы дип санарга да була. Хәерле озын гомер, исәнлек-саулык телибез сезгә, хөрмәтле Минзакир ага!

Юныс ЗӨЛКӘРНӘЕВ,

РСФСРның мәгариф отличнигы,

Елховка районының Мулла авылы мәктәбендә директор булып эшләгән.

* * *

Безнең өчен үрнәк булды

Узган гасырның 70нче еллары башында мәктәбебезгә тикшерү белән инс­пектор килә дигәч, мин, яшь укытучы, ничектер каушап калган идем. Ә тикшерүчебез Минзакир Шакир улы Нуретдинов мөлаем йөзле, ачык күңелле кеше булып чыкты. Ул өлкә үзәгеннән еракта урнашкан мәктәпне тәнкыйтькә тоту өчен түгел, ә ярдәм итү өчен килгән иде.

Тикшерү ахырына без аның белән чын хезмәттәшләр булып киттек. Ул минем дәресләремдә утырып, эшемә төпле анализ ясады, булган хаталарымны һәм кимчелекләремне күрсәтте. Шул чакта мин аның белемле, тәҗрибәле, үз фәнен яхшы белүче педагог булуына инандым.

Икенче килүендә ул минем элеккеге эшчәнлегемне истә тотып: “Гөлфия укытучы буларак үскән”, “Син балалар бәхетенә җибәрелгәнсеңдер”, — дип мактады. Ә соңрак аның район газетасында басылып чыккан: ”Педагогның тормышка ашкан хыяллары” дип аталган язмасында минем хезмәтем турында да бик матур сүзләр бар иде.

Минзакир абый! Сез миңа вакытында тиешле киңәш­лә­регезне әйтеп, яшь белгечне күтәреп җибәрдегез, канат куйдыгыз, тагын да яхшырак эшләргә дәрт бирдегез. Сезгә алдагы тормышыгызда хәерле исәнлек, озын гомер теләп калам. Шундый милли җанлы кеше булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә.

Гөлфия ГАРИФУЛЛИНА,

Күп еллар Кызыл Яр районының Кызылсу сигезъеллык мәктәбендә балаларга белем биргән укытучы.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*