tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар телен саклау һәм популярлаштыру – мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары өстендә”
“Татар телен саклау һәм популярлаштыру – мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары өстендә”

“Татар телен саклау һәм популярлаштыру – мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары өстендә”

16 апрельдә, Шәгъбан аеның 11 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөселман дини мәгариф оешмалары – Татарстан мәдрәсәләре директорлары киңәшмәсе узды. Әлеге утырыш эшендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Киңәшмә барышында һөнәри мөселман мәгарифенә караган уку-укыту стандартларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды һәм республика мәдрәсәләрендә узган методик көннәр буенча нәтиҗәләр ясалды.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында үз эшләрен алып баручы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү юлында кулга кул тотынып, намуслы хезмәт кылганнары һәм Татарстан мөселман мәгариф системасы үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул дини уку йортларына җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, мәдрәсәләрнең татар телен һәм рухи кыйммәтләрне саклап калуда зур өлеш кертүен ассызыклап узды: “Башлангыч мәдрәсәләрдән алып, югары ислам уку йортларына кадәр телебезне популярлаштыруны кайгырту юнәлешен бергәләп дәвам иттерергә кирәк. Берничә елдан халкыбызның үз ирке белән рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шәкертләрне рухи мирасыбызга, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләп, рухи мирасыбызны яхшы белүчеләр итеп тәрбияләү тиешле”. Рөстәм хәзрәт, тәкъдим буларак, “Хузур” нәшрият йорты тормышка ашырган “Дарул кутуб” сайтында иске татар язуында бирелгән һәр китапны шәкертләрнең кереп укуларын һәм иске имляны камил дәрәҗәдә белүләрен таләп итеп куйды.

Җыелышның көн тәртибенә күчеп, мәдрәсә җитәкчеләрен Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сәламләде. Ул мөселман мәгариф оешмалары, үзәкләр, мәктәпләр үсеше концепциясе хакында саллы чыгыш ясады.

Ул шулай ук, үз чиратында, Һөнәри мөселман оешмаларында мәгариф стандартларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде, дини мәгариф оешмаларына җәмәгатьчелек аккредитациясе үткәрү турында сөйләде.

Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Карибуллин Татарстан мәдрәсәләрендә, мөселман мәктәпләрендә һәм үзәкләрендә үткәрелгән Методик көннәргә нәтиҗәләр ясады. Ул ачык дәресләр карарга үз профиле буенча белем бирүче мөгаллимнәрнең актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә үткәрелгән “Дини гыйбадәт кылу нигезләре” предметы буенча узган дәрес үрнәкләрен мисал итеп китереп, бу фәнне үзләштерүдә матди-техник базаны яхшырту ниятеннән нәзарәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәге хакында белдерде. Аерым алганда, һәр мәдрәсәдә махсус рәвештә сыйныфны җиһазлау, кирәк әсбаплар алу, принтер, оргтехника, фото һәм видеоаппаратура алу күздә тотыла. Иң яхшы дәрес үрнәкләре мөфтият һәм мәдрәсә карамагында булган сайтларга эленәчәк.

Җыелыш барышында киләсе елда уку-укыту барышын камилләштерү, шулай ук 2018-2019 нчы уку елында мәдрәсәләрне тәмамлаучылар саныннан кадрлар резервын туплау һәм шәкертләрне эшкә урнаштыру буенча да тәкъдимнәр яңгырады. Шулай ук һәрбер җитәкче ел дәвамында эшләнгән эшләргә һәм үткәрелгән чараларга нәтиҗәләр ясады, киләсе уку елына абитуриентларны актив җәлеп итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстанда хәзерге вакытта 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе бар, аларда 240 мөгаллим хезмәт кыла һәм 3852 шәкерт белем ала. Татарстан территориясендә урнашкан 690 мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча  курсларда  12 250 шәкерт укый, 1450 кеше остазлык итә. 2018-2019 нчы уку елыннан Әлмәт шәһәрендә татар телендә белем бирүче “Нур” башлангыч мәктәбе һәм Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар пансионаты эшли башлады. Барлык дини уку йортлары үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. 2017 елда Болгар ислам академиясе ачылышы белән Татарстан Республикасында дини мәгариф системасы тулысынча формалашып җитте, ул дүрт баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*