tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак
Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

“Татар ата-аналары” иҗтимагый берләшмәсе координаторы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул бүгенIt-паркта үткән татар ата-аналары конференциясендәсөйләде.

“Дәрдмәнд фонды – безнең рәсми оешмабыз. Аның таләпләре – татар телен саклау һəм үстерү, перспектив татар проектларына ярдәм күрсәтү. Əлеге фонд тиздəн эшли башлар дип көтелә”, – диде ул.

“Бурычыбыз – балаларыбызны яңа шартларда татар телле шәхесләр итеп тәрбияләү. Балалар, ата-аналар белән эшләргә кирәк диючеләр күп булды, əмма мондый юнәлештә эшләүче берләшмәләр бик аз”, – диде чыгышында Ксения Зарипова. Дәрдмәнд фонды шуларның берсе булачак дип көтелә.

  • Дәрдмәнд (чын исеме Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадый улы Рәмиев) — ХХ гасыр башының татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175413/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*