tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен саклау өчен көрәшергә кирәк
Татар телен саклау өчен көрәшергә кирәк

Татар телен саклау өчен көрәшергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашуда Оренбург өлкәсе татарлары ана телендә укыту өчен дәреслекләр җитмәве, мәктәпләр ябылудан зарлана. ” Мәктәпләрне ябалар да, татар балаларын күрше мордва авылларына җибәрәләр, “- ди борчылып, Северный районының Кряжлый авылы мәктәбе директоры Инзилә Абдулхакова. Үзе эшләгән мәктәпкә дә мондый куркыныч янаган иде. Зур тырышлык белән  халык аны саклап калуга ирешә.

Ринат Закиров милләттәшләребезне бирешмәскә чакырды.

Булдыра алганчы көрәшегез. Башка чара юк. Җирле хакимиятнең мәктәпне алай җиңел генә ябып куярга хакы юк. Судка бирегез, ди ул.

Татар телен өйрәтү өчен дәреслекләр җитми ди  директорлар. Тагын бер мәсьәлә: кадрлар кытлыгы.

Матвеево районының Иске Котлемәт авылы мәктәбе директоры Ризилә Каһарманова сүзләренә караганда, чит төбәкләрдә хәзер татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерергә теләүче яшьләр юк диярлек. Аларның күңелен күтәрү, кызыксындыу өчен, нинди дә булса ярдәм оештырып булмыймы? -ди.

Әлеге мәсьәләләр буенча сорауга  Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы  вәкиле    Әлфия Әхәтова җавап бирде:

Дәреслекләр буенча без август аендагы киңәшмә вакытында гаризалар җыябыз. Шулар нигезендә, төбәкләрдән килгән мәгариф хезмәткәрләре аларны алып китә. Күрәсең, төбәкләрдә алар тиешенчә таратылып бетми. Оренбург өлкәсе белән безнең Бөгелмә, Баулы районнары хезмәттәшлек итә. Килешү төзеп, сезнең мәктәпләрне алардагы уку йортларына беркетербез. Укытучыларның дәрес планнарын үрнәк өчен сезнең мөгаллимнәргә дә җиткерү мөмкинлеге бар. Тәҗрибә уртаклашу да булыр.

Кадрлар кытлыгына килгәндә, без кайсы төбәктә татар теле укытучылары җитмәү турында маниторинг алып барабыз. Тик әлегә кадәр сездән укытучы кирәк дигән, заявка булмады. Бу проблеманы башка юл белән дә хәл итергә мөмкин. Мисал өчен, кайбер укытучыларга  дәресләр саны җитми. Телне яхшы белгән мөгаллимне, Казанга җибәреп укытырга, татар теле укытучысы итеп әзерләргә мөмкин. Ул бер ел белем ала. Безнең шундый бер төркем укып чыкты инде.

Мәктәпләргә ярдәм йөзеннән грантлар бар.  Аларда да катнаша аласыз. Сездәге Озёрки мәктәбе 100 мең сумлык грант отты.

Әлфия Әхәтова сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та куәтли.

Иң тырыш, тәҗрибәле татар теле укытучылары хакында безгә язып җибәрегез. Без аларга мактау грамоталары, исемнәр бирү мөмкинлеген карарбыз. Урыннарда да кызыксындыру чараларын оештыра аласыз. Туган телен яхшы белгән балалар арасында да. Татар теле буенча олимпиадаларны бәйрәмгә әйләндерергә кирәк. Ә без җиңүчеләргә бүләкләр тапшырырбыз. Быел Башкортстанда татар теле буенча олимпиада шулай узды. 24 бала җиңде. Алар бүләкләнделәр һәм мондый уңышларына һәммәсе шат.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*