tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен татарлардан да яхшырак белүче рус кызы Катя Потапова: «Татар теле минем дусларымны арттырды»
Татар телен татарлардан да яхшырак белүче рус кызы Катя Потапова: «Татар теле минем дусларымны арттырды»

Татар телен татарлардан да яхшырак белүче рус кызы Катя Потапова: «Татар теле минем дусларымны арттырды»

Катя – рус кызы. Ләкин бу аңа берничә ел рәттән татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яуларга һич кенә дә комачауламый. Чөнки кыз респуб­ликабызның икенче дәүләт теле булган татар телен бик яратып һәм теләп өйрәнә.

Күршеләрендә яшәүче гаилә һәм әтисенең балачак дусты да татар милләтеннән булганга, алар белән аралашасы килүдән башланган ул теләк. Һәм кыз бу халыкның телен өйрәнергә тотына. Башта – бакчада, аннары мәктәптә. Тырыш кыз­дан уңыш­лар ерак йөрми. Узган ел Халыкара олимпиадада катнашып, призер була. Ул көннәрне Катя сагынып искә төшерә.

“Без анда төрле илләрдән килгән малайлар һәм кызлар – барыбыз да татарча гына сөйләштек. Дуслаштык, хәзер интернет аша аралашабыз, – диде ул. – Татар теле минем дусларымны арттырды”.

Татарча сөйләшергә өйрәнү өчен җирлек, мохит кирәк. Кызларының теләген белгән әти-­әни моның да җаен табарга тырышкан. Катя «Сәләт»тә Болгар Туган тел сменасында да, «Дуслык»та чит илләрдән килгән яшьтәшләре белән аралашып та ял иткән. Татарлар, аларның тарихы турында күбрәк белгән саен, Катяда бу милләткә, аның теленә карата мәхәббәт арта бара.

“Татарларның телләре дә, киемнәре дә бик матур”, – ди кыз. Халыкара олимпиадада катнашучыларның барысына да чиккән камзул бүләк иткәннәр. Катя аны бәйрәмнәргә бик горурланып кия.

37 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Катя Потапова – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, гимназиянең директор урынбасары Алена Фахретдинованың да зур мактанычы һәм горурлыгы. Ул аны үзе укыткан күп кенә сыйныфларга үрнәк итеп куя.

“2017 елда барлык әти-әниләр дә татар телен укытыр өчен гариза язарга тиеш булганда, Потаповлар ике дә уйламыйча, ризалык бирде. Кызларының кызыксынуын хөрмәт итә белүче, балаларын күз карашыннан аңлаучы ата-ана нәкъ менә алар төсле була. Әле алай гына да түгел, күп кенә олимпиада-конкурсларга Катяны әтисе үзе машина белән илтеп куя”, – ди мөгаллимә. Ә Катя үзе: “Миңа татар теле инглиз теленә караганда да җиңелрәк бирелә, күбрәк яратам”, – ди.

Кызның, үскәч, табиб буласы килә икән. “Табиблар ике телне дә белергә тиеш, авыру русча аңламаска да мөмкин бит”, – ди Катя, өлкәннәрчә җитди фикер йөртеп.

Йолдыз Шәрапова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*