tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар телендә фән: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды
“Татар телендә фән: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”  дигән темага түгәрәк өстәл булып узды

“Татар телендә фән: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татар телендә фән: үткәне, бүгенгесе, киләчәге”  дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.

Татар телендә фән бармы? Аның үткәне нинди? Бүген ничек яши ул? Ә киләчәге ничек булыр дип көтелә? Әлеге сораулар барысы да бүгенге түгәрәк өстәлдә барган әңгәмәнең үзәк темалары булдылар. Галимнәр, кандидатлар һәм докторлар, университет мөгаллимнәре – фәнни дөнья белән безне тоташтыручы күперләр – татар телендәге фән хакында фикер алыштылар.

Чараның беренче чыгыш ясаучысы “Гыйлем” проектының авторы Айдар Шәйхи булды. Ул татар телле “Гыйлем” проектының фән-фәһем юнәлешләре, статистикасы һәм галимнәре белән таныштырып узды.

“Гыйлем” проекты җәмгыять, табигать, медицина, төгәл фәннәр, тел һәм лингвистика өлкәләрен яктыртып бара. Статистика буенча 85 мәкалә язылган, 12 инфографика әзерләнгән, 5 анимацион дәрес тәрҗемә ителгән, шулай ук сайтка 21 илдән керәләр. Без әлегә яңа форматта популяр фәнни контент булдырабыз, алга таба видеодәресләр, татар галимнәренең лекцияләре яздырылачак, фәнни эзләнүләр яктырталачак. Һәм киләчәктә онлайн лицей һәм онлайн университет төзеләчәк”- дип үз фикерен тәмамлады Айдар Шәйхи.

Шулай ук чарада танылган галимнәр, фән эшлеклеләре катнашты. Араларында  физика-математика фәннәре кандидаты, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты доценты – Әнис Галимҗанов, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор- Гамир Мөбәрәкҗанов, Татар энциклопедиясе институты директоры- Искәндәр Гыйләҗев, филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Нуриева,  Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) доценты Радик Хөснетдинов, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов һ.б. бар иде.

Чараны «Гыйлем» берләшмәсе белән берлектә Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*