tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар
Татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар

Татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар

20 март көнне 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә татар телендә «Нәфис сүз остасы» бәйгесе узачак.

Әлеге бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

«Нәфис сүз остасы” бәйгесе түбәндәге номинацияләре буенча үткәрелә:

-рәсми чараларны алып баручы;

-күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы;

-йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы.

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2018 нче елның 16 мартка кадәр mizgel11919@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (965) 626-31-93 –Абдуллина Люция Наил кызы.

«Нәфис сүз остасы» бәйгесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.

http://maydan.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*