tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде
Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде

Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында бәйге игълан ителде

Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсы игълан ителде. Аны Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе оештыра.

Бәйгегә иҗади хезмәтләр 2021 елның 1 мартыннан 4 апреленә кадәр кабул ителә. Алар бакча яшендәге балаларга язылган әкиятләр («Яшь җәяүленең дуслары» номинациясе), кече мәктәп яшендәге балаларга атап иҗат ителгән әкиятләр һәм «фэнтэзи» жанрындагы проза әсәрләре («Юллар безне алга дәшә» номинациясе) булырга мөмкин.

Шулай ук бакча яшендәге балалар өчен шигырьләр («Могҗизалы юллар» номинациясе) һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен шигъри әсәрләр («Имин була күрсен юллар» номинациясе) кабул ителә.

Бәйгедә Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, башка илләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Катнашучыларның яшь чиге бар, алар 16-35 яшьтә (2021 елның 31 декабренә) булырга тиеш.

Икенче этапта жюри иҗади хезмәтләрне сайлап алачак. Җиңүчеләр апрель азагында игълан ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*