tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.
“Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.

“Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның 1 – 15 декабрендә “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант” бәйгесе уздырылды.

Бәйгедә төрле фәннәрне татар телендә укытучы беренче һәм югары категорияле педагоглар, шул исәптән татарча белем бирүче башлангыч сыйныф укытучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары,  катнашты.

Бәйгедә көч сынашырга барлыгы 368 укытучы теләк белдерде. Шулар арасында төрле фәннәрне укытучылар – 93 (25,3%), башлангыч сыйныф укытучылары – 68 (18,5%), татар теле һәм әдәбияты укытучылары – 207 (56,2%).

50 мең сум күләмендә билгеләнгән грантка Татарстанның 31 муниципаль берәмлегеннән 100 укытучы:  23 төрле фән укытучысы, 15  башлангыч сыйныф укытучысы, 62 татар теле һәм әдәбияты укытучысы лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*