tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде
Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде

Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде

Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде. 9 августта кичен анимацион балалар сериалының беренче алты сериясе урнаштырылган, тагын 54 сериясе берничә ай дәвамында урнаштырылып бетәчәк. Бу эш белән мультсериалны татар теленә тәрҗемә заказчысы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә.

Россииядә популяр булган мультфильм “Татарстанда 2014 – 2020 елларга дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы буенча тәрҗемә ителә башлаган. Дубляж “Безнең халык мирасы” компаниесе тарафыннан “АКСУ” продюсерлык үзәге ярдәмендә эшләнгән.

“Татар-информ”га Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова җиткерүенчә, “Фиксиләр”не тиздән “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында һәм Татарстан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында күрсәтә башлаячаклар.

“Без инде телеканалга һәм “Татмедиа” җәмгыятенә Татарстанда мультфильмны трансляцияли башлау буенча мөрәҗәгать иттек”, – дип аңлатты белгеч.

Мультфильм сериалы буенча тәрҗемә бер еллап барган. “Фиксиләр” мультфильмы сериалы Эдуард Успенскийның “Гарантийные человечки” повесте мотивлары буенча төшерелгән.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*