tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде
Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде

Татар токымлы атлар рәсми рәвештә теркәлде

Татар токымлы атлар аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәлде. Бу хакта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Татар токымлы атлар үрчетү буенча тармакны без 2005 елда башлап җибәргән идек. 2018 елның 4 декабрендә безгә эшчәнлекнең бу төрен алып баруга рәсми рәвештә рөхсәт бирелде”, – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, теркәлү турында документның төп нөсхәсе 25 декабрьдә тапшырылачак.

“Татар токымлы атлар спорт юнәлешендә һәм кымыз җитештерү максатыннан үрчетелә”, – диде Нәҗип Хаҗипов. Ул атларның бу төре бик чыдам булуын, кышын азыкны кардан үзләре казып табуын, көнгә 100-120 км ара уза алуын сөйләде.

Бүгенге көндә татар токымлы атларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр. “Татарстанда барлыгы 300 баш тирәсе татар токымлы ат бар”, – диде Хаҗипов.

Марат Мөбәрәкшин

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*