enrutat
Баш бит / «Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде»
«Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде»

«Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде»

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының экспертлар төркеме 2025 елга кадәр илдә атчылык үсеше стратегиясен эшләгән. Документ 2019 елның 1 июлендә тәкъдим ителәчәк.

Ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядә атчылык үсеше буенча киңәшмәдә шундый бурыч куйган иде. Атчылык эше өлкәсендәге сәясәтне булдыручы оешма булырга тиеш, дигән иде ул. Проектны эшләүчеләр алдында илдә атчылыкны үстерү, аның ресурс һәм финанс тәэмин ителешен хәл итү мәсьәләләрен системалы рәвештә хәл итү бурычы куела. Ат заводлары һәм ипподромнар инфраструктурасын үстерү, кадрлар әзерләү планы да бар.

Стратегия проекты буенча, 2025 елда атларның санын 1,6 млн га кадәр арттырырга ниятлиләр. Аерым алганда, нәселле атларны үрчетүгә басым ясалачак. Болар федераль һәм төбәк бюджетлары, шәхси инвесторлар һәм кредит оешмалары акчасына эшләнәчәк. Дәүләт ярдәме селекция чараларын үткәрү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирүне күз уңында тота. Ипподромнар һәм атчылык инфраструктурасын яңарту максатыннан дәүләт-шәхси партнерлык проектларына булышлык күрсәтү механизмы да уйланыла.
Сүз уңаеннан: күптән түгел Казанда узган VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та атчылыкка зур игътибар бирергә кирәклеген һәм аларның баш санын арттыру өчен эшмәкәрләргә ярдәм итү мөһимлеген әйтте.

Лениногорск районының Югары Каран авылында татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин фикеренчә, атчылык үсеше стратегиясе күптән эшләнергә тиеш иде. Атчылык турында бөтенләй оныта язган идек бит инде, диде ул. Әңгәмәбез барышында күңелендә йөрткән фикерләрен дә җиткерде.

– Безгә бигрәк тә татар атларын үрчетергә кирәк. Шөкер, татар атларын аерым токым буларак рәсми рәвештә теркәтүгә ирештек. Татар халкы үз атын кайтара алды. Хәзер инде аларның санын арттырырга кирәк. Татар атсыз яшәмәгән. Аларны тарихта да җайдаклар буларак беләләр бит. Бу атнада Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар атларының юл картасын булдыру турында сөйләшәчәкбез. Шәхсән мин, атларны ерак араларга чаптыра торган ат-спорт мәктәбен ачарга кирәк, дигән фикердәмен. Безнең атлар 120 чакрымга кадәр чаба ала. Сабан туйларында да алар өчен аерым дистанцияләр булдырганда әйбәт булыр иде. Аннары татарларның ат өстендә «Аударыш» уенын кайтарырга кирәк. Иярсез атта ике кеше бер-берсен аударырга тырыша. Моны да шул ук Сабан туйларында уйнатсак була. Хәзер патриотизм җитми диләр. Балаларда атларга мәхәббәтне кечкенәдән уятырга иде. Телевизор каршында, смартфоннарда уйнап утырганчы, чыксыннар саф һавага, йөрсеннәр атта. Аннары атта йөргән кешенең умыртка баганасы да туры була. Футбол, хоккей дигән булабыз, яшьләр аларны трибунадан сыра эчеп күзәтеп утыра. Ат ярышлары бу уеннар янында кызыклырак. Элек бабайларның, ат күрсәләр, йөрәкләре җилкенгән. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле булган бит.

Казахлар, кыргызлардан үрнәк алыйк, алар ат өстеннән бөтенләй төшмәделәр. Ә без, татарлар, атлы чагыбызны тиз оныттык. Май аенда ел саен, төрки халыкларда булган чабышларны торгызу ниятеннән, «Бәйге» дип аталган ат чабышлары уздырам. Ык буе Сабан туен кабул иткән районнарга үземнән бер ат бүләк итү гадәтен керттем. Әлеге тәҗрибәне федераль Сабан туйларында да кулланыйк. Татарстан Президенты Сабан туе узган төбәккә ат бүләк итсә, бу шулай ук татар атын тарату була. Тагын бер хыялым – Болгарда ат утарын булдыру. Туристлар да күреп китсеннәр иде безнең татар атларын, – ди Фәрит абый.

Анна Арахамия фотосы

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*