tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде
Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде

Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде

14 майда Лениногорск районы Югары Каран авылында “Алмакай” ат утарында татар токымлы атларның чабышлары узды.

Бәйгене оештыручы, татар токымлы атларны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә, “Бәйге” дип аталган мондый ат чабышлары 100 ел элек төрки халыкларда булган чабышларның дәвамы. “Ярышларның башлангычы – тарихтан. Бабаларыбыз һәр ел саен бу җирләрдә ат чабышлары уздырганнар. Бу гадәт инкыйлаб чорында юкка чыга. Быел бәйгеләрнең үткәрелмәгәненә 100 ел. 2017 елда Республикакүләм дәрәҗәдә бу ярыш кабат торгызылды. Безнең татар токымлы чабышкыларыбыз төбәктә генә түгел, бөтен илгә, бөтен дөньяга танылсыннар иде. Алар моңа сәләтле”, – диде Фәрит Нәбиуллин.

Ат чабышының баш казые ярышның елдан-ел дәрәҗәсе үсүен әйтте: “Быел атлар 3800 метрга һәм 15 км га чаба. Катнашучылар да, тамашачылар да күп җыелган. Чабышырга хатын-кызлар да теләк белдерде. Алар ир-атлар белән көрәшергә уйлыйлар”, – диде ул.

Ат чабышында Татарстанның төрле районнарыннан чабышкылар килгән. Төп ярышларда беренчелекне Биектау районы чабышкысы алды. Җиңүче булып танылган Николай Степанов “Бәйге”дә җиңү җиңел бирелгәнен әйтте. “Без атларны мондый бәйгеләргә көн саен әзерлибез. Бүгенге 15 чакрым безнең өчен бик җиңел тоелды, чөнки без чабышкыларны 40 чакрымнарга өйрәтәбез. Бүген каты көрәш сизелде, әмма безнең иң куркыныч көндәшебез, кызганыч, финишка килеп җитә алмады”, – диде җиңүче.

Чабышларда тай ярышында өченче урынны Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев яулады. Ул үз бүләген финишка килеп җитә алмаган Лиза исемле кызга тапшырды. Лиза юлның яртысын узганнан соң аттан авып төште һәм имгәнде.

“Мондый ярышларда әле беренче генә ел катнашам. Атларны алып кайткач ук шушы тайны сайладым. Ахра дигән исем бирдем. Әзерлекләр ноябрьдә башланды. Ир-атлар белән бергә ярышырга туры килде, әмма мин инде 6 яшьтән бирле атта, шуңа күрә үземне иркен тотам”, – диде Лилиана Галимова.

Иң яшь катнашучы 14 яшьлек булса, иң олысына 62 яшь иде. Ул – “Алтай” исемле чабышкының хуҗасы Нурәхмәт Абзиев. “Мин бу атка беренче карауга ук гашыйк булдым. Калганнар арасында ул иң зурысы, чыдамы иде. Исем сайлар вакыт җиткәч тә үземнең туган ягым белән бәйләдем. Мин үзем Алтай краеннан. Бабаларым шунда күченеп киткән булганнар. Мин, үз чиратымда, Татарстанга кайтып, яраткан шөгылем белән шөгыльләнәм. “Алтай” миңа беркайчан да хыянәт итмәде. Хәлем начараеп хастахәнәгә эләккәч тә үзенә бүтәннәрне утыртмаган”, – диде иң өлкән җайдак.

Ярышта чабышкыларны 3,8 һәм 15 чакрым чабуларына карап бүләкләделәр. Төп ярышта беренче урын Николай Степановка, икенче Янабирдин Рамил һәм өченче урын Владимир Михайловка бирелде. Шулай ук элек-электән килгән гадәт – нәзер атына бүләк бирү дә булды.

Җиңүчеләргә каралган төп бүләкләр, алган урыннарына карап – тәкә, бозау һәм тай булды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*