tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьлəре барлыгы алтмышка якын проект тəкъдим итте
Татар яшьлəре барлыгы алтмышка якын проект тəкъдим итте

Татар яшьлəре барлыгы алтмышка якын проект тəкъдим итте

Кичә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы программасы округлар буенча проектлар сессиясе чыгышлары белән Универсиада авылында дәвам итте. Форумда татар яшьлəре алтмышка якын проект белəн чыгыш ясады.

Сессия барлыгы алты мəйданчыкка бүленде: чит иллəр, Татарстан районнары һ.б. Проектлар сессиясендə һәр делегат үзенең проектын тәкъдим итте. Чакырылган экспертлар һәм кунаклар аудиторияне бәяләде, проектларның башка районнарда кулланырга лаеклымы икәнлеген ачыклады.

Делегатларны экспертлар бəялəде, сораулар бирде. Алар арсында Венера Аитова, Алсу Галимова, Дилбəр Садыйкова, Алинə Садриева, Нигина Низамиева да бар иде.

Иң элек “Мирас” Австрия татарлары жəмгыятенең рəисе урынбасары Энҗе Бəйрəмова Бөтендөнья Алтын квесты проекты белəн чыгыш ясады. “Безнең квест-уен онлайн һəм оффлайн форматында Америка, Төркия, Болгария, Франция, Россия, Нидерланд, Норвегия иллəрендə узды. Беренче турда квест, икенче турда фотоэкстрим татар телендə оештырылды. Квест ярдəмендə без татар мəдəнияте турында сөйлəдек һəм шул рəвешле күп кешене татар дөньясы белəн таныштыра алдык”, – диде ул чыгышында.

Монреаль татар җəмгыяте вəкиле Камилə Чемоданова: “Бездə алтмышка якын гаилə бар. Быел устав кабул иттек. Безнең миссиябез – татар телен һəм мəдəниятен саклау. Без кешелəргə аралашу өчен төрле мəйданчыкларны тəкъдим итəбез. Күптəн түгел яңа форматта чыгыш ясый башладык. “Беренче театр” куелышы булды. Спектакльдə Төркиядəн, Кытайдан күченеп килгəн татарлар чыгыш ясады. Барлыгы 7 репетиция үткəрдек. Отельдə куйдык. Америка татарлары белəн татар хоккеен уздырдык”, – диде ул.

Нью-Йорк татар ассоциациясенең əгъзасы Ленар Мөхəммəдиев: “Америкалыларга татар миллəте турында сөйлəргə тырышабыз. Алар татарларны белми əле. Татар ассоциациясе Колумбия университетында урнашкан. Күптəн түгел ТатФест чарасын уздырдык. Анда татар мохитен тудырдык, палаткаларда яшəдек. Татарлар Америкада ун меңнəн дə артык түгел. Татар сөйлəмен ишетер өчен бергəлəп өч көнгə җыелдык. Шулай итеп, инглиз теленнəн ял итеп тордык. Монреальдə Канада һəм Америка хоккеен уздырдык. Ике уенда да татарлар америкалыларны җиңде. Майямида беренче тапкыр Сабан туе үтте. Боларның барысын да үзебезнең көчебез белəн уздырдык, Татарстаннан ярдəм сорамадык. Татар булу – бəхет. Əмма шул бəхет өчен син акча түлəргə тиешсең”, – диде Ленар Мөхəммəдиев.

Берлин татар яшьлəре төркеме оештыручысы Тимур Харрасов үзенең чыгышында Татар киноиндустриясен төзергə кирəк дигəн фикерен күтəрде. “Əлеге идея IV Татар яшьлəре форумында күтəрелгəн иде, əмма нəтиҗəсе булмады. Əлбəттə, үз талантларыбыз бар, киноларны да төшереп була, моның өчен акча кирəк. Кечкенə адым белəн башлау хəерле”, – дип саный Тимур Харрасов.

“Безнең планда – килəсе кышка кадəр берничə кинога татарча субтитрлар əзерлəү. Икенче адымыбыз – киноларны тулысынча тавышландырып тəрҗемə итəчəкбез һəм киноларны һəм субтитрларны онлайн таратырга телибез”, – ди Тимур Харрасов.

Эксперт итеп билгенгəн кешелəр, модераторлар проектларның җитешсезлеклəрен һəм уңай якларын бəялəде. Шул рəвешчə, проект авторларына яңа идеялəр бирү һəм аларны башка регионнарга җəелдерү күз алдында тотылачак.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда оештырыла. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегатны җыйган беренче съезд үткәрелә.
  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*