tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре белән ныклап эшләргә кирәк
Татар яшьләре белән ныклап эшләргә кирәк

Татар яшьләре белән ныклап эшләргә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышын дәвам итеп, Ринат Зиннур улы Закиров үз чыгышында милли тәрбиягә дә басым ясады. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәү рәвешен ул үрнәк итеп күрсәтте. Тарихыбызны барларга, өйрәнергә, сакларга кирәк дип тә әйтеп узды.

Рәиснең сүзен тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дәвам итте. Ул «мәхәлләне һәм аның тирәсендә милекне саклау, иң мөһиме туган телне саклау», диде галим. Менә бу очракта сезнең тәҗрибә безгә бик кирәк. Иң авыр проблема – телне саклау. Бу очракта да сез безнең өчен үрнәк, диде ул. “Европа татарлары” дигән китап язырга тәкъдим итте. “Литва татарлары үз тарихларын, Финляндиядә яшәүче татарлар үз тарихларын язса һәм Европада яшәүче татарларыбыз да үз тарихларын барласа, без барысын туплап Казанда китап та чыгарыр идек” диде Дамир Исхаков.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Бюро әгъзасы Разил Вәлиев үзенең чыгышында болай диде: “Без кайсы илгә генә барсак та татарларыбызны барлыйбыз. Безнең максат татарларыбызны саклау берләштерү. Дөнья буйлап сибелгән татарларызны бер җиргә туплау түгел, ә киресенчә аларның милли рухын, мәдәниятен, тарихын берләштерү. “Милләтне – ислам дине милли мәгарифебез саклап калган”, дигән иде Нәкый Исәнбәт. Бу сүзләр бүген дә актуаль”. Бүген 21 март, көн белән төн тигезләшкән көн. Нәүрүз килде. Безнең өчен яңа ел. Икенчедән, бүген Җомга көн. Бәйрәм белән сезне.”

Бюро әгъзасы, Татарстанның Арча районы башлыгы Алмас Назиров үз чыгышында Финляндиядә гомер итүче милләттәшләребезнең башкарган эшләренә соклануын җиткерде. “Якташыбыз Г. Тукайны хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт Сезгә”, диде ул. Шулай ук, Арча районы тарихына, аның шәхесләренә дә тукталды.

21 март көнне Финляндиядәге татарларыбыз берләшеп Исламия җәмгыяте оештырган булганнар. Бюрога җыелган милләттәшләребез бүген аның 90 тарихы барлыгын да билгеләп үттеләр.

Бюро әгъзасы Фәрит Уразаев татар яшьләренә, эшмәкәрлек юнәлешенә дә игътибарны юнәлтергә кирәклегенә басым ясады.

Данис Бәдретдин исеме татар дөньясында шактый мәгълүм шәхес. Ул композитор да, автор- башкаручы да. “Мин Казанда туксанынчы елларда ук булган кеше. Безгә татарлыкны күбрәк күтәрергә кирәк. Яшьләребездә милли горурлыкны арттырырга, туган телебезгә карата яшьләрдә милли үзаңны көчәйтергә кирәк. Татар яшьләре Форумы җыелышлары бары татар телендә генә барсын иде”, диде Данис Бәдретдин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*