tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы делегатларын теркәү бара

Татар яшьләре форумы делегатларын теркәү бара

Казанга Бөтен дөньядан татар яшьләре агыла башлады. 1-5 август көннәрендә башкалабызда иң зур чараларның берсе – Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Актив, позитив, милләтебезнең өметле киләчәге булырга тиешле татар егет-кызларын күптөрле чаралар, кызыклы эш һәм күңел ачу программасы көтә.

Хәзерге вакытта Форум кунаклары яшәячәк Универсиада авылында делегатларны теркәү бара. Бу минутларга Швейцария, Бөекбритания, Франция, АКШ, Берләшкән Гарәп әмирлекләреннән, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусия, Таҗикстан, Төркмәнстаннан, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, ХМАО-ЮГРА. Мәскәү, Чиләбе, Свердловск, Курган, Алтай крае, Омск, Саратов, Ростов, Ленинград өлкәләреннән вәкилләр килеп җиткән. Барлыгы 500гә якын кеше теркәү узган.

Форумда барлыгы 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан 1000 делегат катнашуы көтелә.

Бүген Форум делегатлары Казанның 1000 еллыгы музее белән танышачак һәм Казанның татарлар белән бәйле истәлекле урыннары буенча экскурсиядә катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*