tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре көннәре башланды
Татар яшьләре көннәре башланды

Татар яшьләре көннәре башланды

Татар яшьләре көннәре 26-30 нчы август көннәрендә уза. Бүген егетләр һәм кызлар теплоходка утырып Идел буйлап чыгып китте. Барлыгы Россиянең 32 төбәгеннән җыелган 200 гә якын катнашучы. Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде һәм уңышлар теләде.

Бу көннәрдә яшьләр экскурсияләрдә булып, татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашачак. Алар өчен вокал, театр, тарих,милли киемнәр, журналистика буенча мастер-класслар, бәйгеләр уза. Егетләр һәм кызлар үз проектларын да тәкъдим итәчәк.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*