tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре Мәскәүгә җыелды
Татар яшьләре Мәскәүгә җыелды

Татар яшьләре Мәскәүгә җыелды

15 ноябрь көнне Мәскәүдә татар яшьләре “Хәрәкәт” дип аталган мәдәни чарага җыелды. Бу зур бәйрәмнең төп кунаклары арасында җәмәгатьчелек активистлары, артистлар, табиблар, студентлар һәм башка төрле өлкәдә зур уңышларга ирешкән һөнәр ияләре дә бар иде. Татар яшьләрен бергә җыйган, чараның  төп оештыручысы Татарстан Республиканың Рәсәй Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләү килүче,  Мәскәү шәһәрендәге яшьләр  оешмасының рәисе Эмил Фәйзуллин белән әңгамә кордык.

–Белүебезчә, Мәскәүдә “Хәрәкәт” чарасы булып узды, шуның турында сөйләп үтегез әле?

–2014 ел– Мәскәүдә яшәгән татар яшьләре өчен татар мәдәниятын, гөреф-гәдатләрен, телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар һәм проектлар үсеше белән бәйле. Проектларның дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның санын арттырыр өчен “Хәрәкәт” исемле чара оештырылды.  Без аны татар яшьләре көнендә үткәрергә булдык. Чара үзенчә  бик уникаль һәм калганнардан аермалы узды. Беренчедән,  Мәскәүдә андый  татар чаралары узганы булмады, икенчедән бу зур чара Россияның төрле төбәкләрендә яшәүче актив яшьләрне берләштерде.

– Әлеге чараның төп максаты нидән гыйбарәт?

– Чараның төп максаты һәм, гомумән, тормышның мәгънәсе–ул гаилә кору. Безнең чарада татар яшьләре танышуына, аралашуына  корылган. Һәм, әлбәттә,  безнең милләтебезнең дәрәҗәсен, татар телен күтәрүгә юнәлтелгән.

– Бу зур чарага нинди төбәкләрдән кунаклар җыелды?

– Чарага, әлбәттә, игътибар зур бирелде. Безгә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән бик зур татар делегацияләре белән кунаклар килде.

– Нинди проектлар презентацияләре булды?

– Бәйгедә 23 проект катнашты, алар арасында атна саен оештырыла торган “Татарча волейбол”, интеллектуаль проект “IQ клуб”, җәй көннәрендә уздырыла торган “Татфест”, татар мәдәният үзәгендә үткән “Аулак өй”, татар телне, әдәбиятне саклауга юнәлтелгән “Әдәбият кичләре” һәм башкалар.  Һәр проектның төп максаты итеп –милләтнең гүзәллеген күрсәтү, татар телен үстерү куелды.

– Бәйрәм дәвамында тагын нинди үзенчәлекле вакыйгалар булды?

– Бәйрәмнең бүләкләү кичәсе алдыннан яшь татар рәссамнарның милли күргәзмәсе үтте. Шулай ук төрле кызык фотобуткалар эшләде, милли сувенирлар сатылды. Аннары җиңгән проектларны танылган шәхесләр номинацияләр буенча бүләкләп үттеләр. Бүләкләү концерт номерлары белән бергә даими үрелеп  барды. Бәйрәм концертында Мәскәүдә яшәгән яшь җырчыларыбыз, биючеләребез һәм башка төбәкләрдән килгән артистларыбыз катнашты. Чараның ахырында зур чәк-чәк алып чыктылар, һәм аннары яшьләрчә татар дискотекасы белән тәмамланды. Икенче көнне “Татарча Мәскәү”  дип аталган үзенчәлекле һәм кызык  экскурсия оештырылды. Анда чараның оештыручылары һәм чит төбәкләрдән килгән кунакаларыбыз катнашты.

– Киләчәктә мондый чараларны үткәрүне дәвам итәсезме?

– Әлбәттә. Безнең оешманың ике бик зур проекты бар: Сабантуй һәм “Хәрәкәт” чарасы.  Ләкин безнең төп проблема булып әлегә кадәр–тел  мәсьәләсе тора һәм алга таба бу кыенлыкны бетерүдә эш итәчәкбез. Мәскәүдә 100 меңнән артык татар яшьләре яши. Ел саен татар яшьләре килеп тора. Аларны безгә җәлеп итәр өчен менә шундый берләштерүче чаралар үткәрергә кирәк дип саныйм һәм алга таба аларны дәвам итәчәкбез.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КДУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*