tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре нигә картаймый, яки инфантилизм сәбәпләре
Татар яшьләре нигә картаймый, яки инфантилизм сәбәпләре

Татар яшьләре нигә картаймый, яки инфантилизм сәбәпләре

Беренчедән, картайган яшьлеккә иҗтимагый тормышта урын бармы? Икенчедән, милләткә хезмәт итү өчен Конгресс һәм аның структурасындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы булу мөһимме? “Татар-информ” бүгенге яшьлек һәм аның чикләрен ачыкларга тырышты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзалары үзләренең чираттан тыш утырышында Бөтендөнья татар яшьләре форумының консультатив советын булдыру тәкъдиме белән чыгуы хәбәр ителгән иде. Бу – Форум нигезен яше утыздан узганнар тәшкил итүе сәбәпле, аларның алга таба Конгресс системасында һәм, гомумән, милли хәрәкәткә кирәк булмаулары белән борчылу билгесе.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының 2012 елның 5 маенда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсендә 1121600002369 номеры астында теркәлгән уставында яшь чикләре бер яклы гына күрсәтелгән. Ягъни, әгъзаларның яше 18дән ким булмаска тиеш, ә ничә яшькә кадәр булуы күрсәтелми. Уставның Оешма әгъзалары турындагы 4нче бүлегендә: “Членами РОО «ВФТМ» РТ могут быть достигшие 18 лет граждане РФ, а также общественные объединения, являющиеся юридическими лицами” дип язылган. Сүз уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында Уставның татарчасы урнаштырылмаган.

“Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында” Татарстан Республикасы Законында яшь гражданнар (яшьләр) – 14 яшьтән 30 яшькәчә затлар дип билгеләнгән. Закон буенча шулай, ә чынлыкта ничек?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчеләренә ничә яшь? Үзебезне Вконтактеда утырган яшь кеше дип күзаллап, яшь лидерларның социаль челтәрләрдәге аккаунтларына кереп ачыклап карамакчы булдык. Әмма бу мәгълүмат күрсәтелмәгән булып чыкты. Ә бит иҗтимагый эш белән кызыксынган татар яшьләрендә “лидерлар аларның яшьтәшләреме-юкмы” дигән сорау туарга мөмкин. Бу табигый. Әмма яшьләр актив куллана торган социаль челтәрдә лидерлар үзләре турында бик күп мәгълүмат бирсә дә, туган ел турында белешмә юк. Тәбрис Яруллинның да, аның урынбасары Айрат Фәйзрахмановның да, туган елы күрсәтелмәгән. Тагын бер урынбасар Рәдиф Кашапов кына яшен күрсәтергә оялмаган. Аңа 37 яшь.

Яшьне күрсәтми кылтаю хатын-кызга килешә, әмма яшьләр лидерларының яшен күрсәтергә оялган кызлар кебек туган көнен генә язып, туган елын яшерергә тырышуы мәзәгрәк тоела.

Кызыксынучылар булса, фейсбуктан Тәбрискә 32 яшь икәнен, сентябрьдә 33 тулачагын ачыклый ала. Ә менә ачык чыганакларда тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановның яше беркайда да күрсәтелмәгән.

Васил Шәйхразиев: “Картаюдан курка башлагансыз…”

Васил Шәйхразиев үзләренә алмашка килүче яшьләргә киңәш бирүче орган – совет булдыру тәкъдиме белән чыккан активистларның фикерләрен кабул итмәде.

“Мин сезне тыңлап елмаеп куйдым. Егетләр, кызлар, сез инде бу яшькә җитеп, картаюдан курка башладыгыз! “35 яшькә җиттем, китәсе килми”, янәсе. “Әйдәгез, берәр нәрсә уйлап табыйк – 50гә кадәр монда эшләп калыйк”, әйеме? Иллегә җиткәч, “Тагын бер совет ясыйк” диярсез. Яшь чагында монда ныклап эшләргә дә, яшең җиткәч, үзеңә урын табып китә белергә кирәк”, – диде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының август аенда уздырыласы съездында Форумның яңа рәисе сайланачак һәм Уставка да үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бу үзгәрешләр, аерым алганда, әгъзаларның яшь чикләренә һәм рәиснең ничә тапкыр сайлану мөмкинлегенә карый. Хәзерге вакытта форум рәисе ике елга бер тапкыр сайлана, ничә тапкыр сайлану мөмкинлеге күрсәтелмәгән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы нигезен тәшкил итүчеләр – милләт өчен янып йөрүчеләр. Алар инде чынлыкта урта буын. Яшьләр сәясәтендә чыныкканнар алга таба үз энергиясен, белемен, актив гражданлык позициясен милләт өчен куллана аламы – бу билгеле түгел.

Римзил Вәлиев: “Кырыкка җиткәч яшь булып йөрү инфантилизм дип атала”

Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе, журналист: “Торгынлык озаккарак китте. 40ка җиткәч яшь булып йөрү инфантилизм дип атала. Картлар яшьләр килмәгәнгә утыра. Конгресс ул җитлеккән утыз яшьлекләрдән торырга тиеш. Әмма милли хәрәкәткә туксанынчы елларда кереп киткән кешеләр һаман да китә алмыйлар, чөнки аларның калдырыр, уртаклашыр, җигелеп тартыр кешеләре юк.

Утыздан өстәгеләргә киңәшем – максималистик идеяләр белән килеп, үзләренә хокук дауласыннар. Барысы да үзләреннән тора! Конгрессны басып алсыннар – рәхим итсеннәр! Бездән – акыл, тәҗрибә һәм мәгълүмат. Җитәкчеләргә бергә керә алабыз. Зур түрәләр ярдәм итәр.

Яшьләрнең инициативасы җитми, чакырып сыйлаганны көтеп утырсаң, барып чыкмый ул. Казанга чакырып гүләйт иттереп кайтару белән булмый. Безне заманында Татар иҗтимагый үзәгенә килергә беркем дә кыстап тормады, вәгъдә дә бирмәде – үзебез җыелдык. Күңелеңдә милли рух бар икән – аерым оешма булу да кирәкми.

Яшьләр тарафыннан татар шәһәр мәдәнияте булдыру турында сүз әйтелгән иде. Ләкин массовка юк: урыннарда оешмалар аз. Һәр уку йортында яшьләрнең клубы булырга тиеш. Аның җитәкчеләре конгресска, аның шәһәр бүлегенә килергә тиеш. Милли эшләрдә иң авырткан урын – Казан үзе һәм Татарстан шәһәрләре. Казанда 500 мең татар бар, 200 мең студент. Ә яшьләр оешмасы дип өч кыз, бер егет җыелып утыралар… Бу бит мескенлек! Массовка булырга тиеш. Дәрт булырга тиеш!”

Илдар Гыйльметдинов: “Татар яшьләренең Россия оешмасы юк”

Илдар Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе: “Форумга тотынып ятарга кирәкми – оешмалар күп. “Безне оештырып бирегез, безне җыештырып бирегез, совет ясап бирсәгез, җыелып сөйләшер идек”, дигән фикер белән яшәү дөрес түгел. Яшьләр дип аталмыйча гына да теләсә нинди иҗтимагый оешма төзеп, үз мөмкинлекләреңне тормышка ашырырга була – моның кыенлыгын күрмим. Үзләре яшьләр белән эшли алалар – кем комачаулык итә?! Бер фикердә булган кешеләргә берләшеп, иҗтимагый оешма төзеп, аны теркәүнең бер проблемасы да юк. Җыелырга һәм аралашырга миллион урын бар. Инициативаны үз кулыңа алырга кирәк!

Мин үзебездәге яшьләргә дә: “Нигә безнең янда гына йөрергә җыенасыз?” дим. Әйтик, Татар яшьләренең Россия оешмасы юк. “Төзегез, оештыру моментында, финанс мәсьәләләрендә ярдәм итәм”, дим. Һаман оеша алмыйлар. Үз эчеңдә генә кайнарга ярамый, башка оешмалар, башка яшьләр белән дә аралашырга кирәк. Үз мәдәниятеңне, гореф-гадәтләреңне башкаларга күрсәтергә кирәк. Үз үзеңә бикләнеп яту этабыннан чыгарга кирәк. Оештыр да хәрәкәт ит!”

Ләйсән Сафина: “Хәзерге 30 яшьлек егетләр-кызларны зур тормышка аяк баскан кешеләр димәс идем”

Ләйсән Сафина, “Идел” яшьләр оешмасы җитәкчесе: “Реаль карасаң, яшь кешенең иҗтимагый оешмада үткәргән вакыты – 2-3 ел. Кемдер 5 елга калырга, кемдер гомере буе да шөгыльләнергә мөмкин. Бу бит бушлай эшләү. Аның белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алмый һәм тиеш тә түгел. Без беләбез – кайбер төбәкләрдә яшьләр оешмаларын 35-38 яшьлекләр җитәкли. Ә без аларны татар яшьләре көннәренә һәм башка чараларга чакыра алмыйбыз. Чөнки закон яшьләрне 30 яшькә кадәр дип билгели. 31 тулгач, яшь кеше саналмыйсың.

Миңа да 31 яшь. Мин инде яшьләр эшләре белән шөгыльләнергә тиеш түгел кебек. Ләкин реаль тормышта алай түгел. Яшьләрнең яшь чикләре яшьләр сәясәте белән эшләүчеләрнең бөтенесенә кагыла. Аның чикләрен законнар кысаларында киңәйтергә кирәк.

Реаль тормышны карасак, 30 яшендә кеше өйләнмәгән дә була әле. Гаиләсен корган, балаларын үстерә торган кешегә генә тулы канлы тормыш алып бара дип карыйбыз.

30 яшьлек егетләр-кызларны зур тормышка аяк баскан кешеләр димәс идем. Алар әле үзләрен сынап караучылар гына.

Мин өлкәнәеп барган яшьләрнең совет булдыруына уңай карашта. Аларның төрле форматтагы чаралар оештыру тәҗрибәсе бар, эшләренең нәтиҗәсе бар, сәясәт белән кызыксыналар. Бу яшьләрне иҗтимагый тормышта калдыру – иң кулай һәм яхшы әйбер. Нинди форматта һәм юридик яктан ул ничек аталачак – монысы икенче мәсьәлә. Ләкин алар кирәк. Монда Конгресска: “Ни өчен үз чараларыгызда алар белән эшләмисез?” дип сорау да куела ала.

Мондый яшьләр бит төбәкләрдә дә бар. Алар эшләргә, үз тырышлыгын иҗтимагый эшкә багышларга әзер, әмма аларны кирәксенмиләр. Яшьләрнең бу проблема турында үзләренең сөйләгәне дә бар. “Буыннар алмашы булырга тиеш” дип матур гына купшы сүзләр әйтсәк тә, реаль тормышта киресе килеп чыга – урыннарда өлкәннәр утыра. Иҗтимагый тормышта файда китерә алган кешегә мөмкинлек тудырырга кирәк. Ә аларга юлны ябып та куярга мөмкиннәр. Үзебез күреп торабыз бит инде – бер регионда эчендә берничә оешма барлыкка килсә, үзара талашалар. Асылы шунда – бер-беребезгә юл куя белмәү.

Вакытында китә белмәү – тагын бер проблема. Вакытында китә белеп үзеңне сынап карау да кирәк. “Идел”гә килгән яшьләр ике-өч ел эчендә безнең белән эшләп, эш өйрәнеп китәләр. Безгә дә авыр аларны җибәрү, өйрәтеп кенә бетерәбез кебек, китәр вакыт җиткән була. Чынлыкта бу нормаль күренеш. Без аларны тотып торырга тиеш түгел. Аларның китүләре хәерле. Миңа калса, бу дөрес”.

Артур Мөхетдинов: “Шәхсән минем үземә өлкәннәр булыштылар гына”

Артур МөхетдиновСвердловск өлкәсе милли-мәдәни автономия җитәкчесе:

“Аталар белән балалар проблемасы бар инде ул. Бер яктан яшьләргә урын бирмиләр дисәк тә, икенче яктан, иҗтимагый эшкә алынырга торган булдыклы, мәгънәле яшьләр күпме соң әле? Җитәкчелек – ул кешенең ышанычын аклау. Бу бит иҗтимагый эш, биредә ышаныч һәм хөрмәт яуларга кирәк. Эшләргә кирәк. Сыгылмалы да була белергә кирәк. Бөтен яшьләр ул җаваплылыкны өстенә алырга әзер дә түгел. Ятарга мөмкин ул диванда “Миңа юл бирмиләр”, дип сөйләнеп. Икенче яктан карасак, өлкән буынның яшьләргә юл бирмәвен дә күрәбез. Монда буыннарның дөньяга төрлечә карашы да зур роль уйныйдыр. Алар кеше өлгерергә тиеш дип саныйлар.

Шәхсән минем үземә өлкәннәр булыштылар гына. Миңа 30 яшь. Ун еллап иҗтимагый хәрәкәттә катнашам. Миңа безнең автономияне җитәкләгән Сәрия Бакирова ярдәм итте. Мин бирегә күчеп кайткач, аңа булыша башладым. Тора-бара ул эшләрне бөтенләе белән миңа тапшырырга карар итте”.

Ркаил Зәйдулла: “Заман узган саен яшьлек чикләре арта бугай, хәзер кеше соңрак өлгерә”

Тукай премиясен яшь шагыйрь буларак алган профессиональ язучы Ркаил Зәйдулла: “Бездә яшьләр хәрәкәтенә катнашып шәхескә әйләнгәннәрне күреп алалар дип уйлыйм. Кеше әкрен генә өлкәннәр арасына күчә. Яшьлек элек 27-28 яшькә кадәр иде. Комсомол яше дип әйтәләр иде элек. Шул яшькә җиткәч, ул инде зур кешегә әйләнергә, өйләнергә тиеш. Аны инде яшь дип әйтеп булмый. Гомеренең өчтән берен үткән була бит инде ул.

Яшьләр арасында лидер була алган кеше өлкәннәр арасында да үзен күрсәтә алырга тиеш. Картаеп беткәнче яшьләр арасында йөрергә тиеш түгел.

Урын юк, имеш. Тормыш – кояш астында урын өчен көрәш бит инде ул.

Минем 22 яшендә беренче китабым чыкты, утызларга кадәр яшь шагыйрь булып йөрдем. Элекке заман белән чагыштырганда, анысы да соң инде аның. Егерменче-утызынчы елларда 40 яшьлек язучыларны карт язучылар дип атаганнар. Заман узган саен яшьлек чикләре арта бугай. Хәзер бит кеше инфантильрәк, соңрак өлгерә. Кешенең гомере дә озынайды бит. Шуның белән дә бәйледер.

Рәшит Минһаҗ иллене узгач та яшьләр форумында катнашып йөрде. Бәлки, кешенең үзеннән дә торадыр. Картаймый торган кешеләр була, әбигә әйләнеп бетә – дискотекада биеп йөри. Бу көлке, әлбәттә”.

Илдар Әюпов: “Кешеләр арасында фикердәшлек булса, оешма булу яки булмау киртә була алмый”

Дизайнер һәм бик күп милли проектлар авторы Илдар Әюпов: “Миңа калса, милләткә хезмәт итү өчен махсус ясалган оешма кирәкми. Конгресс үзе моңа яхшы мисал — махсус ясалган оешма “Сабантуйлар министрлыгына” әйләнде инде. Кешеләр арасында табигый рәвештә коммуникация, килешү, теләктәшлек һәм фикердәшлек булса, оешма булу яки булмау киртә була алмый.

Икенче яктан, ниндидер рәсми оешма булу — хөкүмәткә идеяләр яки фикерләр җиткерү каналы буларак файдалы. Мин бу процессларга тирән кермәгән кеше, шуңа күрә бу сорауга кискен генә җавабым юк”.

Исемен әйтергә теләмәүчеләр арасында яшьләр темасының сайлау алдыннан гына искә төшерелүе, калдык принцибы буенча хәл ителүе турында әйтүчеләр булды. Бөтендөнья татар конгрессының яңармау яклы булуыннан да зарланучылар булды. Әмма исемсез шәрехләүләргә урын бирә алмыйбыз, әлбәттә.

“Перезагрузка”

Бәлки, Бөтендөнья яшьләр форумына, чыннан да, “перезагрузка” кирәктер. Татарстан законы буенча яшь кеше дип 14 яшьтән 30 яшькәчә кеше атала икән, нигә татар яшьләре өчен бөтенләй башка яшь чикләре билгеләнгән? Бөтендөнья яшьләр форумы уставы буенча татар кешесе, димәк, соңрак өлгерә һәм мәңге картаймый.

Ике сорау:

1) Ни өчен Бөтендөнья татар яшьләрендә кырыгы туларга өч ел калган кеше җитәкче була ала, ә менә унҗиде яшьлек кеше ул форумга якын да килә алмый?

2) Бертуктаусыз үзләрен яшьләр дип атап, “безне өлкәннәр кыерсыта”, “безгә өлкәннәр аяк чала” дип зарланган Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелеге һәм җитәкчелеккә якын составның китәргә теләмәве белән үзләренең үк яшьләргә урын бирми торган урта буын кешеләре икәнен аңлау өчен нишләргә кирәк?

Яшьләрнең картаерга теләмәү сәбәбен психиологик проблемада гына түгел, җиргә якынайган башка сәбәпләр белән дә аңлатырга була, билгеле. Конгресс канаты астында булмаган оешма оештырып, үзара берләшеп эшләү – ул тулысынча бушлай, милләткә савап булсын дип эшләү.  Ә Бөтендөнья яшьләр форумында булу – федераль һәм республика грантларын алу, төрле проектларны дәүләт казнасыннан финанслау мөмкинлекләре дә бирә.

P.S.: Яшьләр сәясәте рәсми саннарда

Яшьләргә дәүләт ярдәм итәме? Проектларны тормышка ашыру өчен финанслар бүлеп биреләме?

Яшьләр сәясәтенә дәүләтнең игътибарына килсәк, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышындагы чыгышыннан юллар: “Тулаем алганда, яшьләр сәясәте буенча 2018 елда республика бюджетыннан 3 млрд. 312 млн. сум (3.312.658.815,15) акча тотылды”.

Республикага җәлеп ителгән федераль грантлар 195 млн. сумнан артып китте. Физик затлар өчен булган грантлар конкурсында йөзләп яшь кеше авторлык проектларына 20 млн. сумнан артык акча алды”.

Дөрес, Дамир Фәттахов яшьләр сәясәтендә хезмәт хаклары проблемасын да күтәрә. “Хәзерге вакытта яшьләр сәясәте белән бәйле учреждениеләрдә уртача хезмәт хакы 21 мең сумга якын. Ә социаль тармакта уртача хезмәт хакы – 31 мең сумнан артык”.

“Министрлык милли проектларга игътибар арттыруны үзенең мөһим эшләренең берсе итеп күрә.

Без күпмилләтле илдә, республикада яшибез, һәм милли мәдәниятне, музыканы, милли киемнәр, бию, театрны һәм, әлбәттә, телне саклап калу өчен, аларга яшьләр арасында ихтыяҗ (запрос) һәм кызыксыну тудырырга кирәк. Моның өчен яшьләрдә шул ихтыяҗны булдыра торган актуаль сыйфатлы продукт тудырырга кирәк.

Әлеге продукт миллилекне катып калган хәлендә түгел, ә заман таләпләренә туры китереп үстерү һәм куллану кирәк.

Бүген, Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәмегез белән, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы, Татар яшьләре Форумы, «Идел» һәм «Сәләт» яшьләр үзәкләре тарафыннан мондый проектларны тормышка ашыруның уңышлы үрнәкләре бар”.

Кыскасы, рәсми мәгълүматлар буенча яшьләргә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ә реаль тормышта алар иҗтимагый тормышта үз киләчәкләрен күрмәүдән курка. Әгәр яшьләргә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән икән, ни өчен бу проблеманы алар съездларында һәм иҗтимагый эш барышында күтәреп чыкмаган?

Ни генә булса да, яшьлеккә омтылу һәм картаерга теләмәү гаеп эш итеп кабул ителергә тиеш түгелдер. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова репертуарыннан бу юллар:

“Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да”.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*