tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре өчен этномәдәни бәйге үткәрелә
Татар яшьләре өчен этномәдәни бәйге үткәрелә

Татар яшьләре өчен этномәдәни бәйге үткәрелә

Татар яшьләрен «Мәдәниятләр диалогы» Яшьләрнең этномәдәни конкурсына чакыралар. Конкурсны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык үткәрә. Конкурсның төп бурычларының берсе – талантлы яшьләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Конкурс 8 номинациядән тора: «Милли тематика рәсеме», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Милли спорт төрләре», «Милли костюм», «Милли кухня блогы», «Милли җыр», «Милли бию», «Милли фольклор».

Бәйгедә катнашыр өчен татар милли иҗтимагый берләшмәләре, оешмалар, хәрәкәтләр, якташлык җәмгыятьләре чакырыла.

2020 елның 22 ноябренә кадәр милли костюм киеп сыйфатлы видео-презентация яздырып, теркәлү узып, сайтта күрсәтелгән номинацияне сайлап, видео урнаштырырга кирәк.

2020 елның 24-28 ноябрендә сайлап алу этабын узган 150 катнашучы проектның белем бирү программасында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*