tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләренең “Акыл фабрикасы”
Татар яшьләренең “Акыл фабрикасы”

Татар яшьләренең “Акыл фабрикасы”

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.

“Акыл фабрикасы” нидән гыйбарәт?

акыл фабрикасы 1

«Акыл фабрикасы»: этномәдәни проектларның менеджменты

Үткәрү вакыты: 5 август, 14:00-19:00 һәм 6 август, 10:00-12:00

Модераторлар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы (БТЯФ) рәисе Тәбрис Яруллин, БТЯФ рәисе урынбасары, журналист Гөлназ Бәдретдин

Татарча яшьләр проектлары картасы. Региональ проектлар: нәрсә бар һәм нәрсә кирәк? Этномәдәни проектларны төзү. Социаль челтәрләрдә татар проектларына медиа-маркетинг һәм PR. Яңа мәдәни проектлар: Казан һәм чит ил тәҗрибәсе. Проект үсешендә бизнес-клуб моделе һәм бизнес-төркемнең роле.

акыл фабрикасы 2

«Акыл фабрикасы»: тарих һәм туризм

Үткәрү вакыты: 5 август, 14:00-19:00 һәм 6 август, 10:00-12:00

Модераторлар: БТЯФ рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы Милли музее фәнни хезмәткәре, шәһәр экскурсоводы Динә Хәбибуллина

Татар яшьләре проектлары картасында тарихи проектлар урыны һәм мөмкинлекләре. Әңгәмә “Күмәк хәтер һәм күмәк амнезия. Тарихи үзаңны формалаштырып буламы?”. Татар тарихына кызыксынуны ничек артырырга? Халыклар, төбәкләр тәҗрибәсе, тарихи медиа-проектлар. Шәхси татар музейлары. Интерактив тәҗрибәләр һәм реконструкцияләр. Җыеннар һәм тарихи event-лар. Тарихи проектлар: шамаил һәм шәҗәрә мирасын актуальләштерүнең яңа формалары. Шәһәрләрдә татар бистәләре һәм милли архитектура мирасы.

акыл фабрикасы 3

«Акыл фабрикасы»:  татар теле һəм интернет

Үткәрү вакыты: 5 август, 14:00-19:00 һәм 6 август, 10:00-12:00

Модераторлар: БТЯФ рәисе урынбасары Рашат Якупов, БТЯФ җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова

Бүгенге көндә татар теленең хәле һәм вазгыяте нинди? Глобализация шартларын кулланып, телне ничек үстереп була? Алдынгы һәм уңышлы татар интернет-проектлары тәҗрибәсе.

акыл фабрикасы 4

«Акыл фабрикасы»:  мәгариф һәм тәрбия

Үткәрү вакыты: 5 август, 14:00-19:00 һәм 6 август, 10:00-12:00

Модераторлар: Казандагы 19 нчы гимназия директоры урынбасары Артур Галиәхмәтов, “Сабыйлар үзәге PR-менеджеры Ләйлә Нурмөхәммәтова, “Казан” бию ансамбле студиясе һәм 2 нче татар гимназиясе педагог хореографы Нигина Әхмәдуллина

Мəгəрифнең бүгенгесе һəм килəчəге. Милли мəгариф дөньякүлəм стандартларга туры килəме? Эффектив милли мəгариф практикалары. Тəрбия өлкəсенə караган милли проектлар. Белем бирүдə кулланылучы яна форматлар.

акыл фабрикасы 5

«Акыл фабрикасы»:  PR һәм журналистика

Үткәрү вакыты: 5 август, 14:00-19:00 һәм 6 август, 10:00-12:00

Модераторлар: БТЯФ рәисе киңәшчесе, “КЗН.Собака.ru” журналының баш редакторы Рәдиф Кашапов, БТЯФ пресс-секретаре Гүзәлия Гыйниатуллина

Татарстан журналистикасының киләчәге? Яңа медиа форматлар. Сезнең чара турында барсы белсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Матбугат хезмәтенең серләре. Популяр интернет-портал ничек эшли? Ничек уңышлы блогер булырга? Социаль челтәрләрдәге иң популяр пабликлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*