tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабакташлар 48 елдан соң йомгак ясый

Сабакташлар 48 елдан соң йомгак ясый

1966 елда Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбен тәмамлаган 4 егет Ташкентта, Саратовта, Казанда, Бишбүләктә  төрле вазыйфалар башкарып, татар кешесенең язмышы, киләчәк турында киңәш тоттылар.

“Татар язмышы” ул –  милләттәшләребезнең гыйбрәтле гомер юлы, кызыклы шәхесләр, гаиләләр, туганлык һәм дуслык турында тапшырулар.

   Беренче видеоязмада   48 ел элек  Башкортостанның Бишбүләк районы Ает урта мәктәбен  тәмамлаган сабакташларны күрерсез.   

 Хәрби очучы полковник Гаяз, район мәхкәмәсе  рәисе Муса, журналист Римзил һәм дәүләт хезмәткәре, хәзерге вакытта фермер Зәбир. Күп еллар аерылып торып, сабакташлар  туган якта түгел, Казанда очрашты. Үзләрен кичә генә аерылышкан кебек  хис итте алар.   Ярты гасыр аерым юлларда йөресәләр дә, яшьлек дуслары арасындагы  рухи җепләр өзелмәгән кебек. 20 нче  гасырның икенче яртысында татар кешеләре ниләр күрсә дә, бу сабакташларның башына да шул ук язмыш насип булган. Һәркайсы үзе теләгән һөнәргә өйрәнеп, дөнья көткән, кайбер нәтиҗәләргә ирешкән. 

 

 Гаяз, мәктәпне тәмамалагач, Римзил дусты белән  Аеттан 600 чакрымдагы  Казан университетының журналистика  бүлегенә керергә җыенган. Ләкин көтмәгәндә  мәктәпне  медальгә тәмамлаган Гаяз  Сызраньдагы хәрби вертолетчылар уку йортына китеп барган. Менә аның Римзил дустына калдырып киткән хаты:

“Малай, үпкәләмә инде. Барып кайтыйм әле, бәлки комиссиядән үтеп булыр” дигән  ул. Вертолетчыларның Сызрань югары хәрби училищесына  кергән Гаяз  яхшы очучы, аннары боралакчыларны тәрбияләүче  булып киткән. Хәзер Сарытауда яши, милли эшләрдән, әдәбияттан ерак. Мәктәптә чакта язган шигырь-хикәяләр инде онытылган. Тик күңелендә һаман Аеттагы яшьлек   хыяллары яши бугай.

 

 

 

Гаяз, Муса, Римзил, Зәбир исемле  егетләр 48 ел элек Башкортостанның  Бишбүләк районны Ает мәктәбен тәмамлап, беренче тапкыр Казанда очраштылар.  Алар үзара  сөйләшеп утырганда Дөнья студиясе камералары кабызып куелган иде …

…Сабакташлар нинди язмыш сикәлтәрен  очраганын искә алмый. Аларга хәзер акыл кергән! Ләкин замандашлар һич кенә дә  картаерга җыенмый, гел хәрәкәттә, дөнья мәшәкатендә. Очрашкач, ярты гасыр буе дөньяның ачысын төчесен күрүләрен берсе искә алмады. Сабакташларның 65 яшьлек юбилее турында   үзләре уйлап карамый. Ашыгып алга карап барганда гомер узуга игътибар итәргә вакыты юк аларның.

Сабакташларның һәркайсы бары тик туган ягы, дуслары, татар халкы язмышы турында уйлап яши. Казаннан алар  оныкларына бүләккә татарча җыр язмалары, тарих китаплары төяп киттеләр.

    Бүгенге Казан  аларга  туган йорт булып тоелды. Кайда гына  йөресәләр дә, мондый шәхесләр татар язмышын кичерәләр. Аларның милли үзаңы, иманы  һәрчак камил.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*